Галим Мәдинә Мәхмүтова балаларга милли сәнгатьне өйрәтә торган үзәкләр ачарга тәкъдим итте
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтованы балаларны кул эшләренә өйрәт...
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтованы балаларны кул эшләренә өйрәтә торган үзәкләр һәм милли мода йортлары булмау борчый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Татарстанда балаларны кул эшләренә өйрәтә торган үзәкләр юк. Республикада бу өлкә белән бөтенләй шөгыльләнмиләр, дип әйтә алмыйм. Сәнгать, музыка мәктәбендә балаларга иҗади яктан белем бирәләр, ләкин кул эшләнмәләренә өйрәтү читтә кала”, - ди Мәхмүтова.
Галимә милли мода йорты булмауга да борчылуын белдерде. “Халык милли киемнәрне каян алырга белми аптырый”, - ди ул.
Мәдинә Мәхмүтова “Этно-эрато” халыкара конкурсын оештыручылар белән аралашуын әйтте. ”Алар конкурста катнашырга теләкләре булган татар дизайнерларын һәм модельерларны чакыра. Тик безнең тәкъдим итәрлек кешеләребез юк”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк