Логотип
Хәбәрләр

«Гашыйклар тавы» фильмы апрельдән прокатка чыга!

2026 елның 16 апреленнән Татарстан кинотеатрларында режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмының киң прокаты башлана. Фильм Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистлары тарафыннан татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән. Ул тугры мәхәббәт, әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышлар турында сөйли.

Режиссер Салават Юзеев картинаны роуд-муви стилендә төшергән. Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасындагы кебек үк, картинаның режиссеры – Илдар аганың улы Салават Юзеев та, нәфис кинематографик ысуллар ярдәмендә, чиксезлекне һәм мәхәббәткә тугрылыкны чагылдыра.

Фильмда төп рольләрне Татарстанның халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Рафик Таһиров, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрыннан Булат Гатауллин һәм Казан театр училищесы студенты Эльза Кәримова уйный.

Фильм «Евразия» халыкара кинофестивалендә (Алмата шәһәре), Узуд шәһәрендә (Марокко) халыкара кинофестивальдә, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә (Россия) бүләкләр алды, шулай ук «Фаджр» халыкара кинофестивалендә (Иран) һәм «Тоджи Сомон» кинофестивалендә (Таҗикстан) катнашты.

Фото – «Татаркино» оешмасының матбугат бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021