Гатина театрда яшь җырчылар өчен мөмкинлекләр булмау турындагы тәнкыйтькә җавап бирде

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балеты театры солисты, алда көтелгән «Сөембикә» операсы премьерасында төп партияне башкаручы Гульнора Гатина «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга биргән эксклюзив интервьюда яшь җырчылар өчен мөмкинлекләр булмавы турында театр адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләренә җавап бирде.

«Минем фикеремчә, безнең мөмкинлекләр бирә торган менә дигән опера театры бар, яшьләр бик күп. Безнең җитәкчелек яшьләрне башка төбәкләрдән килүчеләргә бүлеп карамый. Бездә шунда ук зур сәхнәгә ишек ачыла: чыгасың да, төп состав белән операда җырлыйсың», - дип искәртте ул.



Гульнора Гатина сүзләренчә, яшь җырчылар еш кына сәхнәдә уңышка ирешү өчен күпме көч һәм тырышлык куярга кирәклеген аңламый.

Яшьләр: «Минем опера театрында җырлыйсым килә, әмма анда ишекләр ябык», - дигәч, миндә: «Әлеге театрның сәхнәсенә күтәрелү өчен нәрсә эшләдең соң син?», - дигән сорау туа.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында дөнья күрде. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин. Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне, 15 сентябрьдә – 18.30, якшәмбе көнне, 16 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

татар-информ

Фото: архив/Илнар Тухбатов, Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1217
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
283
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
675
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
685
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
662
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1155
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы