Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер.

Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте.

“Мине сайлауларның югары һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырылган булуы шаккаттыра. Без Казанның барлык участокларында диярлек булдык, сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык”, – диде журналистларга Германия вәкиле.

Штефан Койтер Нидерланд һәм Израильдән килгән хезмәттәшләре белән бергә иртәдән эшли башлаган һәм тавышларны санап бетергәнче участокларда булачак.

Иң мөһиме – сайлауларның ирекле һәм бар кеше өчен дә тигез дәрәҗәдә булуы, һәркем участокка килеп теркәлә һәм тавыш бирә ала. Бу сайлаулар әлеге сыйфатларга ия, диде Койтер.

“Сайлау участокларында кайсыдыр кандидатка реклама булмавы мөһим, шуңа күрә һәр кеше мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә”, – диде Германиядән килгән халыкара күзәтүче.

татар-информ

Фото: Егор Никитин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
732
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
185
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
578
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
598
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
571
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1067
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы