Гөлназ Асаева: «Cезнең кебек тиле кешеләр аркасында бу!»
Үзизоляция вакытында бөтен артистлар да туган якларына кайтып-китеп йөрми шул. Җырчы Гөлназ Асаева да туган-тумачаларын сагынып инстаграм битендә язма урнаштырган.
Үзизоляция вакытында бөтен артистлар да туган якларына кайтып-китеп йөрми шул. Җырчы Гөлназ Асаева да туган-тумачаларын сагынып инстаграм битендә язма урнаштырган.
«Сагындым, үләм! Нәнәйне, картатайны, әтиләрне, әнине... Чыдап булмый бит! Кайталмый ят инде якыннарың кырына!!! Авылымны сагындым, Башкортстанымны сагындым!!! Курай тавышын сагындым! Үләм» – дип яза Гөлназ.
Җырчыны башка артистлар һәм укучылар юатырга тырышты: «түзәргә инде, балам, сагындык үзебез дә», «түз,Гөлназ! Бог терпел и нам велел – диләр урыслар», «исәнлек кирәк, кайтырсың, Аллаһ боерса».
Әмма Гөлназны сүгеп язучы кешеләр дә бар. «Кайт! Нигә кайтмыйсың? Кешеләр йөриләр бит, пропуск ал да, әйдә алга», – дип яза берсе. «Менә сезнең кебек юләр кешеләр аркасында, бу чир артканнан арта бара да инде», – дип җавап бирә Гөлназ.
Моннан тыш, җырчыны концерт оештыруда гаепләмәкче булдылар. Имеш кайчандыр ул: «Ашыйсы килә... Ныклы адымнар белән концерт куярга җыенам», – дигән. Әмма Гөлназ бу сорауга ачыклык кертте. «Шундый акылдан язган кешеләр бар бит бу дөньяда, ә! Вирус беткәч концертларымны башлыйм дидем мин», – дип фикерен дөрес җиткерә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк