Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

Актрисаның аш бүлмәсенә күз салсак, анда тәмле ашлар пешерергә вакыт табыламы соң, Гөлназ?

Буа театры актрисасы Гөлназ Гыйззәтуллина-Гатауллина:

Дөресен әйткәндә, бик шундый кеше булырга теләр идем. Пешерергә яратам, гаиләмне тәмле аш-сулар белән сыйларга, бөтен җирне тәртиптә тотарга тырышам. Ләкин безнең график миңа аш бүлмәсенә мөкиббән китәргә бик еш мөмкинлек бирми. Күпме генә теләсәм дә, һәр көнне барысын да башкарып чыгарга өлгермим. Элегрәк үртәлә дә идем әле. Хәзер исә аңладым: әнинең иң мөһим бурычы – аш бүлмәсен тәртиптә тоту гына түгел, ә баланың күңеленә яктылык, йөрәгенә рәхимлек салу. Кыскасы: мин – эшлекле әни, актриса. Ләкин, беренче чиратта, мин – улым һәм ирем өчен иң якын кеше. Аш бүлмәсендә тәртип булмаса да, йортта ярату, хөрмәт, татулык булсын. Ә калган нәрсәләр барысы да вакытлыча…

Әңгәмәдәш - Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021