Гөлназ Миньязова радиога кире кайткан
«Болгар радиосы»нда алып баручы булып эшләгән Гөлназ Миньязова радиодан киткәч күпләрнең кәефе төшкән иде. Хәзерге вакытта ул тамада һәм барыбызга да таныш булган NL челтәрле бизнесында эшли.
«Болгар радиосы»нда алып баручы булып эшләгән Гөлназ Миньязова радиодан киткәч күпләрнең кәефе төшкән иде. Хәзерге вакытта ул тамада һәм барыбызга да таныш булган NL челтәрле бизнесында эшли.
Гөлназга радиодан китү җиңел бирелмәгән, 23 ел бу өлкәдә эшләгәннән соң күңеле үсми башлый һәм китәргә карар кыла.
Ул үзенең инстаграм битендә янәдән радиога кире кайтуын хәбәр итте. Бу юлы ул «Тәртип» радиосында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге белән берлектә әзерләнүче «Хокук һәм хаклык» тапшыруын алып бара. «Инде хатлар килә, шалтыраталар, тыңлаучыларыбызга беренчел юридик ярдәм күрсәттек», дип яза ул. Без аңа бары тик уңышлар гына телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк