Гөлназ Сәфәрова: «Минем дә әти-әнигә кунакка барып кайтасым килә»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бу атнада илебездә карантин игълан ителде. Шул сәбәпле артистларыбыз да бу хакта яза башладылар.
Бу атнада илебездә карантин игълан ителде. Шул сәбәпле артистларыбыз да бу хакта яза башладылар.
Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованы кешеләрнең карантинга иңел каравы борчый икән. Аңа икетуган сеңлесе «Бүген ял итәм, сиңа киләм хәзер», дип шалтыраткан булган, Гөлназ юк дип җавап биргән.
«КАРАНТИН – бу уен эш түгел, җәмәгать!
Мин паникёр түгел, мин TV карамыйм, ләкин минем чит илдә дусларым яши һәм алар сөйләгән хәлләр куркыта, уйланырга мәҗбүр итә.
Америкадагы дус кызым Әдилә инде икенче атнасын өйдә утыра, ситуация катлаулана бара ди, (аларда да моннан 10 көн элек аның кадәр куркыныч түгел иде, ә хәзер үлүчеләр саны арта бара) ә безнең халыкка барыбер кебек.
Әйе, үзаңлы кешеләр хәзер «карантин» режимын саклый, тик бу чикләүләрне «каникул» итеп кабул иткән кешеләр бик күп: паркларда йөриләр, маникюр-педикюр, табигатькә шашлыкка чыгалар, танышларым арасында әби-бабайларны җыеп, «Коръән Ашы» үткәреп ятучылар да бар хәтта!
ДУСЛАР!!! Өйдән чыкмаска, кеше чакырмаска – бу бик җиңел эш!!! Без бу режимны бергәләп үтәгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешә алабыз, Сезне җаваплы булырга өндим!
Минем дә әти-әнигә кунакка барып кайтасым килә, алар күрше урамда гына, минем дә әбигә авылга кайтасым килә, паркта да йөрисем килә!
Ләкин бер атна бер җиреңне басып өйдә утырып торырга була бит инде!!!
Иң мөһиме, ИСӘН-САУ булыйк, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын», дип яза Гөлназ.
Сезнең карантин ничек үтә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк