Хәбәрләр
Гомерегезне саклап калырга мөмкинлек бирә торган иң гади киңәшләр
Тормышта нинди очраклар буласын белеп булмый. Әмма фаҗигале очракларны анализлаганнан соң, гади генә кагыйдәләрне белгән очракта кешеләрнең исән калу ихтималы булганлыгы ачыклана. 1. Тимер ю...
Тормышта нинди очраклар буласын белеп булмый. Әмма фаҗигале очракларны анализлаганнан соң, гади генә кагыйдәләрне белгән очракта кешеләрнең исән калу ихтималы булганлыгы ачыклана.
1. Тимер юлга егылып төшсәгез, шунда ук платформага менәргә дип ташланмагыз - якынлашып килүче поезд бәреп китәргә мөмкин. Платформа астында куышлык бар, шунда керергә кирәк.
2. Ярканат, енот, йомран, әрлән, төлке тешләсә, шунда ук хастаханәгә йөгерегез. Котыру авыруы булса, сезне бернинди дару да коткара алмаячак.
3. Юл аркылы чыкканда сезгә якынлашып килгән машинаның алгы пыяласында кояш чагыла икән, йөртүче сезне күрми дигән сүз.
4. Кафе, ресторанда тончыгасыз икән, кешедән качып бәдрәфкә кереп бикләнмәгез. Анда сезгә беркем дә ярдәм итә алмаячак, тончыгып үлгән кешеләрнең күпчелеген бәдрәфтән табалар.
5. Көймәдә капланасыз икән, суга чумып, көймәдән чыгыгыз. Көймәне кире әйләндерергә тырышып, хәлегез бетәргә мөмкин.
Тулырак интертатта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк