«Гомерем минем моңлы бер җыр иде...»
Татарстан Республикасы Милли музее Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән күчмә күргәзмә тәкъдим итә.
ТР Милли музее Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән күчмә күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмә 7 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Сәйдәш» исемендәге мәдәният үзәгендә танылган композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучысы Салих Сәйдәшевнең юбилеена багышланган декада кысаларында тәгъдир ителәчәк.
Татар халкы композиторның истәлеген кадерләп саклый. Аның талантлы әсәрләре, могҗизалы көйләре тарихка керде һәм зур популярлык казанды.
Россиянең иң борынгы һәм иң зур дәүләт музейларының берсе булган Татарстан Республикасы Милли музеенда илебез тарихына һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең бай коллекцияләре тупланган. С.Сәйдәшевнең Милли музейда саклана торган шәхси әйберләре коллекциясе һәм архивы зур кызыксыну уята, күчмә күргәзмә шулар нигезендә әзерләнде.
Күргәзмәгә килүчеләр аның тормышы һәм иҗатының төп аспектлары: гаилә тарихы, балачагы, музыка белән танышуы, композитор буларак җитешүе, беренче музыкаль әсәрләрен иҗат итүе һәм башкалар белән таныша, татар музыкасына һәм театр мәдәниятенә якыная алачак.
Күргәзмәгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк