Логотип
Хәбәрләр

"Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсы җиңүчесе 250 мең сум акчалата премия алачак

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" ("Самая красивая страна") IV фотоконкурсы дәвам итә. Татарстан фотосөючеләре анда тагын 5 көн - 31 мартка кадәр катнаша ала. Б...

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" ("Самая красивая страна") IV фотоконкурсы дәвам итә. Татарстан фотосөючеләре анда тагын 5 көн - 31 мартка кадәр катнаша ала. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- "Россиянең төп һәм азсанлы халыклары" (үзенең мәдәниятен, хуҗалык алып барудагы гореф-гадәтләрен, кәсепчелеген һәм табигать белән буыннан-буынга күчеп килгән күпгасырлык элемтәсен югалтмаган Россия халыкларының көнкүрешен ача торган фотолар);

- "Россия – йөзләрдә" (Россия халыкларының этнографик портретын чагылдыра торган, кешеләрнең зур планда бирелгән портретлары);

- "Пейзаж" (илебез табигатенең бөеклеген һәм күптөрлелеген демонстрацияләүче фотолар);

- "Кыргый хайваннар" (табигый тереклек итү тирәлегендә кыргый хайваннар тормышыннан уникаль мизгелләр);

- "Кошлар" (кыргый кошлар тормышыннан сюжетлар, аларның матурлыгы, үзара һәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләнеше);

- "Мәгарәләр" (җир асты дөньясы һәм анда яшәүче тереклек ияләре төшерелгән фотолар);

- "Макродөнья" (коралланмаган күз белән күрүе авыр булган дөньяның зәвыкълыгын һәм катлаулы төзелешен күрсәтә торган кадрлар);

-"Су асты дөньясы" (су астында төшерелгән, су астындагы тормышны, аның флорасын һәм фаунасын күрсәтә торган фотолар);

- "Кош очкан биеклектән Россия" (күктән күрелгән кыргый табигать гүзәллеген чагылдыру);

- "Мәдәни мирас" (илебезнең борынгы буын тарафыннан төзелгән һәм хәзерге буын өчен кыйммәтле әйбер булып саналган матди һәм рухи мәдәният объектлары фотолары);

- "Бу кызыклы хайваннар" (кыргый хайваннар тормышыннан кызыклы һәм гадәти булмаган мизгелләрне сурәтләгән кадрлар);

- "Дөнья безнең кулларда" (кеше белән табигатьнең уңай бәйләнешенә мисаллар күрсәтә торган фотолар);

- "Иң яхшы яшь фотограф" (фото эшенә керешеп баручы, 16 яшькә кадәргеләр өчен номинация).

"Иң гүзәл ил" конкурсында катнашу өчен теркәлергә һәм фотоэшләрне Рус география җәмгыяте сайтына юлларга кирәк: photo.rgo.ru. Жюри һәр номинация буенча җиңүчеләрне билгеләячәк. Иң яхшы эшләрнең авторлары 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак, ә "Иң яхшы яшь фотограф" исемен алучыга профессиональ фотокамера биреләчәк. 

татар-информ

Фото: http://eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк