Логотип
Хәбәрләр

И, тальян яки «И’тальян». Әлмәт театрында яңа сезонның беренче премьерасы!

Яңа юган керләр бауда эленеп тора. Итальян телендә дөньякүләм билгеле җырлар яңгырый. Каяндыр кисәк кенә килеп чыккан сатучы сине пешкән кабак белән сыйлый. Куе мыеклы яшь егет пицца пешерү серләренә өйрәтә. Каядыр еракта акчарлаклар тавышы да ишетелә сыман. Әллә диңгез ярында кисәк кенә җил кубарга тора инде?.. Үз-үзеңне ышандыру шул дәрәҗәгә җитәр икән... Әлмәт театры “гаепле”! Карло Гольдониның “Кьоджинские перепалки” әсәре буенча “И’тальян” спектакле премьерасыннан соң рухланып йөргән чак.

3 бүлек, 2 антракттан торган әлеге спектакль тамашачыны тулаем Италия мохитенә алып кереп китә. Әле фойеда ук олырак буын тамашачылар Тото Кутуньо, Аль Бано һәм әле тагын бик күп җырчылар башкаруында популяр итальян җырларын ишетеп 30-40 елга кире кайтса, яшьләр бүгенге көн трендларында булган “Педро, педро” яки “Куандо, куандо” дия-дия, заманча җайга салынган җырлар дулкынында “йөзә”. “Бер сәхнәдә итальян һәм татар мәдәнияте, ике стихия, ике темперамент үрелеп бара” язуы белән башланган мини-күргәзмә аша тамашачы спектакль һәм әлеге спектакльне тудыручылар белән (ни кызганыч, алар гадәттә пәрдә артында, игътибарсыз кала бит) таныша. Иҗат төркеменең саллы өлеше телләрен оныткан, әмма милли аң һәм рухны югалтмаган этник татарлар. Инде бер елдан артык Әлмәт театрында баш режиссёр вазифасын башкаручы Сәрдәр Тагировски. Балачагы Татарстанда үтеп, соңрак Венгриядә үскән егет әкренләп Ватанына кайта бугай, инде татар телен өйрәнә башлаган. Рәссам-сценограф Әнвәр Гомәров тә Санкт-Петербургта эшләп иҗат итүенә карамастан, Әлмәт театрында шушы спектакльгә алынып кабат татар мохитен тоя алуына сөенә. Костюмнар буенча рәссам Фагыйлә Сельская өйдә татарча сөйләшмәсә дә, монда 80% сөйләмне аңлавын искәртә. Пластика буенча режиссёр Виктория Арчая хәрәкәтләр, ишарәләр арасында булган охшашлыкларга иътибар итә һәм спектакль өчен хореографиясендә итальяннар темпераментын татарларның эчке тыйнаклыгы һәм җылылыгы белән берләштерә. Ә Венгрия композиторы Ласло Бакк-Давид музыкасы күренмәс җепләр белән Татарстан, Италия һәм Венгрияне бәйләп торучы тагын бер буынга әйләнә. Ут куючы рәссам Игорь Фомин төрле милләт мәдәниятләре бер-берсен тулыландырырлык итеп иҗат итә, спектакльне ачык төсләр белән бизи.

Падрон Виченцо (Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин) залга тальянда уйнап, “Кулда тальян гармун” җырын җырлап килеп кергәч “Тукта-тукта, без бит итальянча спектакль карарга килдек”, - дигән уй узды. Ләкин түбәтәйле актёр үзенең бу вакыйгада тоткан урыны һәм бүген тамашачы нинди хәлләрнең шаһите булачакны тиз арада аңлатып бирде. Татар малае әби-бабасы белән сәяхәт вакытында Италиягә кадәр барып җиткән дә, шторм вакытында кораб төпкә китеп, малайны тальян гармун кочаклаган хәлдә табып алганнар һәм ул балыкчылар гаиләсендә тәрбияләнгән икән бит. Хәзер ул Ватанына кайткан (Гольдониның инде классикага әйләнгән бу әсәрендә Падрон Виченцоны татар итеп күрсәтерләр дип кем уйлаган?) Ә бүген ул сөйлисе тарих Кьоджа балыкчылары һәм аларны диңгездән көтүче хатын-кызлар турында икән. 

40 мең кешелек зур булмаган шәһәрчектә 30 меңе хатын-кыз, 10 меңе генә ир-ат булуны күз алдында тотып, монда хәлләр кайсы якка таба авышуны һәм хатын-кызларның да күбрәк нәрсә аркасында сүзгә килүе көн кебек ачык була да куя. Әле шуңа өстәп, ул ир-атларның күбесе әллә ничәшәр ай диңгездә балыкчылык иткәндә үлеп калуны да исәпкә алсак... Бер караганда, диңгез буенда челтәр бәйләп утырган хатыннар юктан гына шау-шу, гауга куптарган булып тоелса да, чынлыкта аларның шулай кыланулары хәтта табигый булып тоела башлый. 5 кыз кызып-кызып гапләшкәндә көймәче Тоффолоның (Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов) шул сөйләшүгә кысылып, бер яшь кыздан икенчесенә күбәләктәй “барып кунуы” хәлне тагын да кискенләштерә. Инде хәзер кызлар ирләре һәм кияүләре турында түгел, ә Тоффолоның матур сүзләренә алдана язу, җилбәзәклекләре, һавалы булулары турында кызып-кызып сөйләшә, бер-берсенә кушаматлар тагып ызгыша. Озак та үтми, балыкчы ирләр диңгездән кайтып төшә. Хатын-кызлар, билгеле, үзара сүзгә керү турында ирләргә белгертергә теләми. Ләкин тамырларда кызу итальян каны акканда тыныч кына түзеп торып буламыни? Вакыйгалар йомгагы, ялган һәм интригаларга уралып, зурайганнан-зурая һәм… Калганын сөйләмим! Бүгенге көн сүзләре белән әйткәндә, “спойлерлар” булмасын өчен спектакльдә булган вакыйгаларны җентекләп тасвирламасам яхшырак бит, әйеме? Гәрчә бер мизгелдә “менә монысын гына әйтим дә, бу артистны аерым күрсәтим әле” дип бөтен нәрсәне ачып салырга теләп, үз-үземне котыртсам да, ахыр чиктә бу адымнан тыелырга булдым. Кыскасы, итальянча җырларны татарча тыңларга, татар артистлары ничек итеп итальяннарга “әйләнгәнне” күрергә, вакыт-вакыт абсурд дәрәҗәсенә җиткән вакыйгалардан көлергә теләсәгез, Әлмәт театрына барыгыз һәм “И’тальян”ны карагыз!

Барысын да сөйләмим дисәм дә, кайбер әйберләргә күз йомып булмый бит. Юк-юк, сүз тәнкыйтькә кереп китми. Тәнкыйтьлисе килмәгән, күңелгә яткан спектакльләр була бит. Менә “И’тальян” шундыйлардан. Әмма костюмнар һәм сәхнә хәрәкәте турында әйтми кала алмыйм. Артистларның киемнәре “кычкырып тора”. Кайвакыт чамадан тыш арттырып уйнау, еш кабатлана торган хәрәкәтләргә игътибар итәсең. Монысын инде XVI гасырда Италиядә барлыкка килгән һәм «битлекләр комедиясе» буларак билгеле, импровизациягә корылган комедия дель арте жанрында куелу белән бәйләргә буладыр, мөгаен. Шулай да, кайбер мизгелләрдә кат-кат кабатланган сүзләрдән тамашачы арып-туеп китте төсле. Тито Нано (яшь актер Рамазан Йосыпов) инде 10 нчы тапкыр “Ник?” сүзен әйткәндә залда кайберәүләрнең канәгатьсез уфылдау, пышылдаулары ишетелде. Тәнкыйтьлисе килгәннән туган фикер түгел, бары тамашачыларның да спектакльне игътибар белән каравы һәм сәхнәдәге вакыйгаларга битараф булмавын гына искәртү.

Әлмәт театры җырчы артистлары белән мактана ала! “И’тальян”ны карагач моңа тагын бер инандым. Әйтерсең лә бу театрга яшьләрне “Кара аны, җырлый белсәң генә труппага алабыз!” дип кисәтәләр. Нәрсә генә дисәк тә, иң чибәр актрисалар да шушында бит (башка театрлар, бизгайбә). Төп вакыйгалар алдыннан Әлмәт театрының бер төркем чибәр кызлары берничә тавышка “Феличита”ны җырлап башласа, спектакльнең финалы да югары нотада, шушы җыр белән тәмамланды. Бер мизгелгә “Спектакльне “Феличита” дип атасалар да яраган икән” дип уйлап куйдым, чөнки ахырда барысы да бәхеткә ирешә: туй өстенә туй, гашыйклар кавыша… Ә, юк-юк, спойлерларсыз дидек бит.

18 сентябрьдә генә яңа 81 нче сезонын ачкан театр 9 октябрьдә үк премьера тәкъдим итте! Афәрин! Режиссёр бу спектакль буенча эшне август ахырында гына башлаган булса да, кыска вакыт аралыгында матур нәтиҗә – югары сортлы (болай әйтергә ярыймы икән?) комедия туган! Алай гына да түгел, әлеге премьера түгәрәк датага да туры килгән бит. Театрның директоры Фәридә Бәгыйс кызы әйтүенчә, баш режиссёр Сәрдәр Тагировски белән әсәрләр барлый башлагач, алар Италия драматургы Карло Гольдони тарафыннан язылган “Кьоджинские перепалки” комедиясендә туктала. Премьерага әзерлек вакытында, билгеле, театр музее архивын да кузгаталар. Һәм, менә гаҗәп, әлеге авторның шушы театрда 50 ел элек куелган “Трактирщица”ның афишасы килеп чыга! Шулай итеп, ярты гасырдан соң Гольдони кабат Әлмәт театрына әйләнеп кайтты. Әлмәт театры тамашачыларны Италия көйләре, ризыгы, мохитенә генә түгел, артистларның талантына, чибәрлегенә дә кабат гашыйк итте! Премьера котлы булсын!

Фото – Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021