Таңсылу Мостафина автор яңалыклары
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Чәчмә әсәрнең инсценировкасын әзерләү һәм шуның буенча спектакль кую җиңелләрдән түгел. Шулай да, бүген күп кенә театрлар бу алымга аеруча кызыксыну белән алына. Драматургия дөньясында яңа әсәрләргә кытлык булуга бәйлеме бу, яки режиссёрларның классик әсәрләргә алынасы килмәүгәме – төгәл генә әйтеп булмый. 17 апрель Казанның яшь тамашачы театры рус язучысы, совет чорының иң күренекле фантасты Кир Булычёвның “Можно попросить Нину?” хикәясенә нигезләнеп “Нина и хлебные карточки” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Бүген театр бинасы реставрация һәм реконструкциягә ябылу сәбәпле, артистлар тамашачы белән очрашу өчен шәһәрнең төрле локацияләрендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Бу спектакль дә Левченко посёлогында урнашкан “Полимер” Мәдәният йортында күрсәтелде. Режиссёры – Радион Букаев, инсценировка авторы – Ләйсән Фәизова, рәссам – Надежда Иванова, композитор – Әлфит Фәрхәдшин. Рольләрне Павел Густов, Гүзәл Вәлишина, Любовь Лукина башкарды. Тамаша залында үз урыннарыбызга утыргач, безнең артта урнашкан рәтләргә кереп тулган яшүсмер укучыларның “45 минутлык спектакль карау өчен шушында килдекме? Аннары кире кайтасы бар бит әле...” дип канәгатьсезлек белдерүләренә ирексездән игътибар иттем. Ләкин спектакль башында бераз пышылдашып, шаярып утырган укучылар берзаман тынды. Шушы ук балаларга спектакль тәмамлангач борылып карадым: күзләрендә җитдилек чаткылары барлыкка килгән, эчтән генә ни турындадыр тирән уйланалар, инде үзара пышылдашмыйлар да иде. “Премьера уңышлы үтте!” дип сөенеп куйдым. 1942 нче һәм 1972 нче елларны бәйләп торган спектакль сугыш елларын һәм сугыштан соң чорны тасвирлый. Дөресрәге, 1942 нче елда яшәүче 13 яшьлек Нинаны һәм 1972 нче елда көн күрүче Вадимны. Хикәядә вакыйга телефон шалтыравыннан башланып китсә, спектакльдә авторлар бераз өстәмә кертергә булганнар. Вадим горурлык хисе, көр тавыш белән тормышның шундый якты, илнең шулай алга киткән булуын газета битләреннән укып, тамашачыга сөйли. Ә аннары инде телефоннан сөйләшү, кечкенә Нина белән танышу... -
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенең 2025 нче елгы лауреатлары билгеле булуга 10 көн калып бара. -
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
15 апрель Камал театрының яңа бинасында популяр артистлар һәм тамашачылар катнашында «Камал кичләре» уены узды. -
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» әсәрен Лилия Әхмәтова 4 ел элек Буа театрында куйган иде инде. Кызганыч, режиссёр белән җитәкчелек арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгып, ул спектакль Буа театры репертуарында тоткарланмаган. -
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Чулпан Арсланова белән 2024 елның июнь санында чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез. -
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
Казанның Яшь тамашачы театры җитәкчелеге стационар бинада спектакльләр куелмаса да, үз тамашачысын югалтмавы, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакльләре, шулай ук бүгенге көндә эшләүче һәм якын арада тормышка ашырылачак проектлары, бинаны төзекләндерү эшләре турында сөйләде. -
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
7-8 апрель Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Башкортстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры концертлары узды. -
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Соңгы берничә елда татар музыка дөньясының яшь композиторлары тыңлаучыларга берсеннән-берсе матур әсәрләр бүләк итә. Шул сәләтле шәхесләр исемлегендә аерым урынны Миләүшә Хәйруллина алып тора. Миләүшәнең әсәрләрендә аның үзенә генә хас якты моңсулык, шул ук вакытта өмет хисләре чагыла. Кайсы гына очракта да аның көйләрен башка композиторлар әсәрләре арасыннан танып, аерып алып була. 2024 елның сентябрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залын бизәгән концертында игътибар күбрәк җырларга бирелгән иде. Ә 5 апрельдәге “Кызыл юлдан” авторлык концертының концепциясе сизелерлек аерыла. Шул турыда яшь композиторның үзе белән аралашып, уй-фикерләрен, хисләрен язып алдым. Миләүшәнең үзе турында да кыскача мәгълүмат бирү урынлы дип санадым. -
Балаларга ышану мөһим!
Казан буйлап таралган музыка мәктәпләре күп булса да, кайберләре үзләренең эшчәнлеге, эшләү принциплары белән аерылып тора. Шундыйларның берсе – Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче Балалар музыка мәктәбе. Мәктәпнең җитәкчесе Фәтхуллина Илзия Нурмөхәммәт кызы белән шушы мәктәп диварлары эчендә сөйләштек. Әле бинага кергәч тә күңелгә ятыш җылы, рәхәт мохит хөкем сөрүен абайлап алдым. -
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында 4 зал. Шуларның берсе - Шәрык залы һәм 30 март бу залда беренче премьера узды! -
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера - «Сары елга» (Гүнгәр Дилмән)! Режиссёр - Мустафа Курт, композитор - Йосыф Бикчәнтәев. -
Милли бәйрәм! Тел бәйрәме!
Мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар уздыру 20 нче гасыр ахыры, 21 нче гасыр башында бик популяр булса да, бүген алар сирәгрәк оештырыла бугай. Әмма нәкъ шушындый очрашулар вакытында укучыларга киләчәк һөнәрне сайлау өчен кыйбланы табу мөмкинлеге бирелә бит. Бәлки аннан да мөһимрәк – бөекләребез белән очрашу, аралашу, аларның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу мөмкинлеге дә ала алар. -
Луиза Сурметова - Звезда Сибири
Для февральского выпуска нашего журнала случился задушевный телефонный разговор с человеком, который находится на расстоянии нескольких тысяч километров от нас. Моя собеседница – кандидат филологических наук, член Союза композиторов РТ, музыковед-фольклорист, певица, лауреат Международных и всероссийских конкурсов, библиотекарь Луиза Сурметова – Звезда Сибири! Я переживала, что только по телефону может и не получится полноценное интервью, но к счастью, все мои переживания были напрасны. -
43 нче Шаляпин фестивале тәмам!
31 гыйнвардан 2 мартка кадәр дәвам иткән 43 нче Шаляпин фестивале Гала-концерт белән тәмамланды! -
«Телсез күке»нең моңы бармы?
27 февраль «Мир» кинотеатрында драматург Зөлфәт Хәким әсәре буенча төшерелгән «Телсез күке» фильмының премьерасы узды.
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»