«И туган тел!» әдәби-музыкаль кичә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
21 февраль, 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре язылуга 110 ел тулу багышланган «И туган тел!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә...
21 февраль, 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре язылуга 110 ел тулу багышланган «И туган тел!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.
1999 нчы елның ноябрендә ЮНЕСКОның 30-нчы Генераль конференциясенең карары буенча 2000 нче елның 21 февралендә Туган тел көне үткәрелә. Әлеге карар ООНның Генераль Ассамблеясендә яклау таба һәм бу бәйрәм ел саен үткәрелә башлый. Бу бәйрәм татар теленә генә түгел барлык ил, милләт халыкларының телләренә дә кагыла һәм бик шатланып кабул ителә, чөнки һәр милләткә дә үз теле газиз, шул ук вакытта башка тугандаш халыклар телләренә дә хөрмәт булырга тиеш. Бары тик бер-берсенең милләтенә, теленә хөрмәт булса гына халыклар арасында дуслык сакланачак.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай туган теленә хөрмәт белән караган. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле», – дип әйткән ул 1909 елда язылып «Балалар күңеле» җыентыгында бастырылган «Туган тел» шигырендә.
«Туган тел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә «Казан егетләре» эстрада төркеме, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында оештырыла.
Кичәнең төп вакыйгасы - «Туган тел» дип исемләнгән интерактив күргәзмә ачылу. Күргәзмә Г. Тукайның «Туган тел» шигыре язылуга 110 ел тулуга багышлана. Музейның әдәби салонында Татарстан рәссамнарының Тукай образын чагылдырган картиналары, шигырь белән бәйле аудио, видео материаллар: беренче публикацияләр, рәсемнәр, «Туган тел» шигыренең төрлечә бастырылган вариантлары урын алачак.
Күргәзмәнең икенче – «җанлы» өлеше Г. Тукай әдәби музееның социаль челтәрдәге битләрендә узачак. Теләгән һәркем күргәзмәне үзенең «Туган тел» шигыренә багышланган рәсемнәре белән баета ала. Аның өчен рәсемнәрне muztukay@mail.ru адресы белән музейның электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шулай ук иллюстрацияләрне музейда ясарга да мөмкин.
Габдулла Тукай әдәби музее:590-86-67
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк