Иң яхшы киносценарий өчен 100000 сум акча бирәчәкләр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
2019 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган IV республика киносценарийлар ачык конкурсы «Кино вакыты» Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында үткәрелә һәм сценари...
2019 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган IV республика киносценарийлар ачык конкурсы «Кино вакыты» Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында үткәрелә һәм сценарийлар язу тәҗрибәсен үзләштерү, конкурсларга дип сценарий проектларын эшләп бетерү һәм әзерләү, шулай ук талантлы сценаристларны кино җитештерү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Танылган сценаристлар катнашучылар өчен мастер-класслар уздырачаклар, анда конкурска килгән кайбер сценарийлар җентекләп тикшереләчәк. Конкурс нәтиҗәләре 1 мартта билгеле була. Җиңүчеләрне бүләкләү 7 мартка билгеләнгән.
Киносценарийлар конкурсының приз фонды 100000 сум тәшкил итә. Тулы метражлы уен фильмнар арасында иң яхшы киносценария авторы - 70000 сум, кыска метражлы фильмнар арасында иң яхшы киносценарие авторы - 30000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Киносценарийлар ачык республика конкурсын үткәрү шартлары һәм тәртибе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтындагы «Фестивальләр.Конкурслар.Грантлар.Премияләр» бүлегендә («конкурслар» бүлекчәсе) танышырга мөмкин. http://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_906381.pdf
Конкурста катнашу өчен гаризаларны 21 гыйнвардан 21 февральгә кадәр электрон почта адресы буенча тапшырырга кирәк: cinematimekzn@gmail.com.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк