Җиңелергә яратмыйм!
«Татарстаннын атказанган артисты Илфат Әскәров көтү көтәргә чыккан», дип сәламлиләр.
«Артист булмасам, мин иҗат, матурлык белән бәйле берәр эш табар идем», – ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры Илфат Әскәров. – Тимер эшләнмәләре, тәрәзә йөзлекләре ясар идем. Артист – нечкә күңелле, хисле кеше. Аның фантазиясе көчле, ул юкка-барга сөенә белә, һавада оча торган хыялый зат. Мин дә хыялый, ләкин мин җиргә ябышкан кеше.
Миндә шәп акцент бар, белеп торыгыз
Илфат Мансур улы Әскәров – Татарстанның атказанган артисты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, Чаллы театрына килә. Бүген ул театрның әйдәп баручы актёрларының берсе. 26 ел эшләү дәверендә төрле характердагы дүрт дистәгә якын образ иҗат итә. 2020 елда сәхнәгә куелган «Шәһәр. Нокта. Брежнев» (Ш. Идиатуллин) спектаклендә төп рольләрнең берсен башкара. 2023 елны «Брежнев» сериалын төшерүче «Триикс Медиа» продюсерлык компаниясе Илфат Әскәровны кастингка чакыра һәм Вазыйх Насихович роленә раслый. Сериал төшерү август-октябрь айларына планлаштырылган.
– Бу минем зур кинодагы беренче ролем, – дип аңлата Илфат Әскәров. – Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмында уйнаган булды, ләкин анда эпизодик роль иде. Сериал төшерүчеләргә алдан ук әйтеп куйдым: «Мин татар артисты, миндә матур, шәп акцент бар, белеп торыгыз». «Мы всё знаем, всё прекрасно понимаем, нам такой и нужен», диделәр. Бик җылы кабул иттеләр, миңа ошады. Ләкин башланмаган, булмаган, чыкмаган әйбер турында алдан ук сөйлисе килми, – ди ул елмаеп.
Театрда артистлар эшләми
– Театрда артистлар эшләми, уйнап, биеп, күңел ачып кына йөри, дигән фикер бар. Безнең эшнең асылын бары тик сәхнәгә менеп чыгыш ясаган кеше генә аңлый ала. Спектакль барган арада күпме хис-тойгы кичерәсең, ничә тапкыр үлеп кире тереләсең... Бер сәхнәгә аяк баскан кеше аннан төшә алмый. Артист булмаса, йә алып баручы, йә тамада булып кала. Сәхнә сагындыра, үзенә бәйли ул, – дип уртаклаша Илфат Мансур улы. – Сәхнәдә мин бик таләпчән. Һәр спектакль алдыннан килеп, партнёрларым белән сүзләрне кабатлап чыгам, башкача булдыра алмыйм. Чәй бүлмәсеннән чыгышлый гына сәхнәгә менеп уйный алмыйм. Чын күңелдән, тулысынча образга кереп уйный аласың икән, күз яшьләре дә чын-чынлап чыга. Р. Сабырның «Абага алмасы ачы була» спектаклендә мин яшь Насыйбулла ролен уйныйм. Без Лилия Минһаҗева белән анда икәүләшеп мышкылдый-мышкылдый елыйбыз. Әби-бабаларыбызның ачы язмышлары турында уйланасың. Ни өчен аларга бирелгән ул сынаулар? Ни өчен шул чорда яшәгәннәр? Аларның ни гаепләре бар?.. Сәхнәдән чыккач, Лилиягә: «Их, син, елак», дим. Ул миңа: «Үзеңне бел, яме», – дип җавап бирә.
Урындыкка басып җырлаудан башланды
Илфат Әскәров Саба районы Олы Кибәче авылында туган. Авылын, туган нигезен сагынып яшәгәнен яшерми ул.
– Авылга кайтмый торсам, әнине, төп йортны сагына башлыйм. Балачак бәхетле иде. Әти – тракторист (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын), әни фермада эшләде. Өч-дүрт үгез, ике сыер асрадык. Чөгендер тапыйбыз, печән әзерлибез, тирес түгәбез – эш күп. Әни – Раушания исемле, бик җор телле, уен-көлке, җыр ярата. Эшләп арыгач, ул безгә уеннар оештыра, җырлап, көлеп күңел ача идек. Элек авылларда мәҗлесләр еш үткәрелде. Олылар өстәл янына җыела, без, балалар, мич ягындагы пәрдә артыннан чыгып, урындыкка басып, шигырь сөйлибез, җырлыйбыз. Биш бала, бишебез дә нидер эшли. Шул урындыкка басып җырлаулардан барысы башлангандыр да. Әти ягыннан Маһирә әбием дә иҗат кешесе булгандыр, миңа җырлар, такмаклар өйрәтте. Сигезенче сыйныфка хәтле бишлегә генә укыдым. Әни бик каты торды. «Бер эшегез дә юк. Без укый алмадык, сез укырга тиеш», дия иде. Әгәр иң ахыргы биттә «дүртле» билгесе булса, әни ул дәфтәрне аерып ата. Син ул дәфтәрне башыннан ахырына хәтле күчерәсең. Тора-бара үзем өйрәндем, соңгы биттә «дүртле» күрсәм, әни эштән кайтканчы ук дәфтәрне ертып атып, яңадан күчерә идем.
Мин җиргә ябышкан кеше
– Табигатьне, авылымны бик яратам. Хыялый булсам да, җиргә чумган, җиргә ябышкан кеше мин. Авылыбыз бик матур безнең, авыл халкына шаккатам. Картаеп беткән бер әби булса да, ул соңгы акчасына матур итеп капка кордырып куя. Безнең авылда шундый халык яши, ярыша-ярыша, көнләшә-көнләшә матурлыйлар йортларын. СөбханАллаһ, кайткан саен сокланып карап торам, – дип уртаклаша Илфат әфәнде. – Әни быел гына сыерны бетерде, моңарчы көтүгә чыктык. Бик рәхәт бит ул көтү көтәргә! Үзем үргән чыбыркыны тотып төшәм. Авылда Айнур исемле көтүче малай бар, аның чыбыркысы 7 метр, аныкыннан ким булмасын дип, 7,5 метр үрдем. Урамнан барганда бөтенесе белән исәнләшеп үтәсең, һәр капка төбендә кеше, һәркайсына исемләп дәшәргә кирәк. Җор телле хатын-кызлар күп бездә. Тантаналы тавыш белән, көлешеп, «Татарстаннын атказанган артисты Илфат Әскәров көтү көтәргә чыккан», дип сәламлиләр. Горурланып чыгам көтүгә, рәхәтләнеп ял итәм.
Шигырь сөйләп бәйрәм иттек
Казанда Эльмира Хамматова мине дикторлыкка укытты. «Чулпан» программасына эшкә дә кергән идем. «Биш ел актёрлыкка өйрәнеп, хәзер кеше язган текстны укып утырасың мени? Әйдә, киттек», диде курсташларым. Соңыннан Эльмира Хамматова мине Чаллы театрында күргәч: «Балакаем, син миннән монда качтың мени», дип әйтеп куйды.
Чаллыга без өч курсташ килдек. Берсе – Равил Гыйләҗев, без хәзер дә бергә эшлибез, икенчесе – Нияз Гыйсмәтуллин, ул театрдан китте. 1996 ел, акча түләү юк. Кыяр, помидор, тавык ите бирәләр иде. Шул елларда мин нәрсә генә эшләп карамадым. Авылларга чыгып, күпме тәрәзә йөзлекләре ясадым. Агач эше белән хыялландым, чеканка белән мавыктым. Хатыным белән картина рамнарына гипстан багетлар ясадык. Авыр булса да, театрны ташлау турында уй булмады. Ул вакытта безгә акча кирәк түгел иде. Дуслар күп булганда берни дә куркыныч түгел! Илшат Әюпов белән очрашканда, шигырь укый башлый идек. Нәрсә булгандыр ул, – дип көлеп сөйли артист. – Кем кемнең шигырен яхшырак белә. Хәзер күз алдына китерсәң, сәер сыман: ике ир-ат бер-берсенә шигырь сөйләп утыра... Шигырь сөйләп бәйрәм иттек, бәйге үткәргән сыман. Яшьлекнең кызык вакытлары...
Артист булуның рәхәт яклары
– Менә мин хәзер өй салып ятам. Күршеләр ничә ел элек өй салганнар, шунда торалар, ә моңарчы аралашмаганнар. Мин иртән торып, бөтенесенә йөреп чыгам, хәлләрен сорашам. Миңа ияреп тегесе дә, бусы да килә. Танышып беттек. Бер-берсен белмәгән күршеләр дә хәзер аралаша. Артистның рәхәт яклары күп инде... Берәр бик мөһим документ кирәк, керәсең, шунда берәрсе таныса, и рәхәт инде... Шул документны әзерләп бирәләр. «Сәлам, брат», дип каршы алалар. Поликлиникага барсаң, елмаеп куялар. «Сезнең спектакльгә барган идек», диләр. Без җырчылар сыман танылган түгел инде, урамда туктатмыйлар. Элек еш таный иделәр. Гөлчирә апа Солтанова оештырган «Мияубәк һәм Чичиетта» дигән балалар өчен тапшыруда катнаштым. Мине танып, кибетләрдән сөт алып биргән чаклар да булды. Бер малай әбисеннән Мияубәккә сөт алыйк дип, алдыртты. Ул вакытта популярлык зуррак иде, – елмаеп искә төшерә И. Әскәров.
Сәхнә артында елап үткәрән кич
Илфат Әскәров концертлар алып баручы буларак та билгеле. Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Закир Шаһбан, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев һәм башка җырчылар белән эшләгән.
– Әлфия апа Авзалова белән Себерләргә хәтле барып кайттык. Ул шундый акыллы, ярдәмчел иде. Чит як, ашарга акча юк. «Әйдәгез, балакайларым», дип әллә кайсы белмәгән урыннарга алып барып, безне ашата иде. Берсендә, мин туңгач, Әлфия апа миңа үзенең шәлен дә бирде. Аның китаплары минем өйдә бар, кадерле ядкәр итеп саклыйм.
Резеда Шәрәфиева һәм Равил Галиев белән гастрольгә чыккач, концерт алдыннан авыр хәбәр килде. Бик якын туганым юл һәлакәтенә эләккән, йә исән кала, йә юк – билгеле түгел. Ә миңа сәхнәгә чыгарга кирәк. Сәхнә артында елап, аннан тамашачы янына чыгып уйнап үткәрдем ул кичне. Бер дә уйнарга теләк булмаса да, гаиләдә, якыннарың белән берәр проблема чыкса да, сәхнәгә чыгып, син елмаеп басып торырга тиеш. Бу – артист булуның авыр ягы... Аллаһка шөкер, һәлакәткә эләккән туганым бүгенге көндә исән-сау.
Җиңелергә яратмыйм
– Җиңелергә яратмыйм. Җиңелгән чаклар да булгалый, андый вакытта бик гарьләнәм... Кемгәдер ярарга тырышып ялагайлана алмыйм. Канәгатьсезлегем йөземә чыга. Артистлар да премьерадан соң яхшы сүз көтә. «Егетләр, гафу итегез, нәрсә бар, шуны әйтәм. Бәлки, ике-өч көннән рәтләнер, ләкин әлегә шулай», дим. Булмаган әйберне «Син молодец!» дип тормыйм. Әйбәт булса – мактыйм. Мин үзем дә шуны таләп итәм. «Миңа ялагайланып әйтмәгез, дөресен әйтегез», дим. Талант ул 20-30% кына, калганы – тырышлык. Урамнан тотып берәр кешене өйрәтсәң, ул миннән дә яхшы актёр булырга мөмкин. Бәлки, кемдәдер талант ярылып ятадыр. Мәсәлән, минем энекәшкә бер сүз әйтеп булмый, ул төрттерә дә әйтеп куя, бик җор телле. «Сиңа артист буласы калган», дим аңа.
Ярый әле, сез бар
Аллаһка шөкер, дип яшим. Рәхәт, матур тормыш, зарланмыйм. Гаиләмдә барысы да әйбәт: малаем үсә, хатыным – Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрова – гел үзем белән бергә, театрда да, концертта да. Ике артист бер гаиләдә булу авыр түгел, – ди әңгәмәдәшем. – Улым Аязга 14 яшь. Аны тәрбияләүдә әтичә булырга тырышам. Минем әти тракторист булса да, нинди генә усал, кырыс булса да, миңа гомер буе «Ярый син бар әле, улым», дип әйтә иде. Мин дә улыма шулай дим. Ул миңа җавап бирә: «Ярый син бар әле, әтием». Өйдә җылылык булсын дип тырышам, бала мәхәббәттә үссен дип. Буе буенча ул мине узды инде. Кайтып керәм, кочаклап ала: «Әтием, арыдыңмы?» – ди. Инде зур булса да, хәзер дә кичләрен янына киләм, йоклар алдыннан дога укыйбыз. Әби өйрәткән догаларны улыма өйрәттем. Бәләкәйдән үк шулай.
Көн саен иртә-кич әни белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Сөйләшмәсәм, күңелем тыныч түгел. Әни аш-суга оста, җырларга бик ярата. Табак-савыт юганда да җырлый. Күңеле тулып, җырлаган арада елап та ала. Әтине сагына. «Яшьлектә сөйгән яр» дигән сүзләргә җиткәч, күзләренә яшьләр чыга, ул аларны күрсәтмәскә тырышып, сөртеп ала да, җырын дәвам итә...
Миләүшә Имамова, ТРның атказанган артисты:
– Илфат Әскәров минем сәхнәдәшем, иҗатташым гына түгел, гаилә дустыбыз да. Сәхнәдәш буларак мин аны җылы, җанлы, «тере» партнёр дип билгеләп үтәр идем. Ул бик табигый; дуслыкның кадерен белә. Аның юмор хисе бик көчле. Уйлап утырам да, тискәре сыйфатларын таба алмыйм. Үҗәтлек бар, ләкин мин аны уңай сыйфатка кертер идем, үҗәт булмасаң, максатыңа барып җитә алмыйсың.
Олег Кинҗәгулов, Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе:
– Илфат Әскәров – күпкырлы актёрлык потенциалына ия. Нинди генә роль булмасын, ул үзен табигый тота, рольне эшләү кануннарына тугры буйсына. Ә иң мөһиме – кирәк вакытта кануннарны җимерә дә белә, үзе башкарган рольләрдә көтелмәгән һәм күздә тотылмаган якларны таба. Бу аның югары һөнәри осталыгын дәлилли. Яңа алымнарны сынаудан, яңа чишелеш эзләп, үзенең сәнгать канвасыннан чыгудан курыкмый. Персонажын аңларга тырышып, аның һәр гамәле турында уйлана, фикер алыша.
Зөһрә Фатыйхова, «Күңел» радиосы алып баручысы:
– Илфат үз эшенә бик җитди караучы кеше. «Күңел» радиосында чыгып килүче «Тәмле тел» сәхифәсендә ул шигырьләр укый. Башка катнашучылардан аермалы буларак, шигырьләрне үзе сайлый. Һәр әсәрнең мәгънәсен тоеп, үз күңеле аша үткәреп сөйли белә. Бик таләпчән, үзенә ошамаса, шигырьләрне кат-кат укып, җиренә җиткереп куя.
Автор – Гөлназ Таипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк