Ике шәхес һәм берәү...
Карады... Ниндидер ризасызлык, канәгатьсезлек билгесен тойдым йөзендә. Артымнан иярде шулай да. Сәхнә артына чыккач, рәхәтләнеп сүкте...
Туфан ага Миңнуллинга 75 яшь тулган көннәр. Һәр төбәктә бөек язучыбызның юбилеен үткәрүләр бара: пьесаларын сәхнәләштереп, үзен кунакка чакырулар, дисеңме; яки төрле жанрда иҗат ителгән кызыклы әйтемнәрен, монологларын, мәзәкләрен, шигырьләрен, җырларын кулланып, концертлар куюлармы?.. Әлбәттә, һәрвакыт, һәркайда үзе түрдә – сәхнәдә. Шундый тантаналарның берсе – Түбән Кама шәһәрендә инде 35 еллап яшәп-эшләп килүче данлыклы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсендә булды. Үзем шаһит.
Ни әйтсәң дә, данлый беләләр инде шәхесне бу оешмада. Тәҗрибә зур. Кемнәр генә чакырылып, кунак ителмәгән монда. Тамашачысы да зыялы аның, хакимияттәге җитәкчеләре дә бердәм кубып, һәр кичәсендә катнаша. Сәхнә тутырып җыйналган оркестры уйнап җибәрә, мин сиңа әйтим, «Җидегән чишмә»не! Залның өч ягыннан өч җырчы чыгып җырлавыннан тамашачы хәйраннар кала. Бу юлысы – Туфан агага багышланган кичә икәнлегенә рухланыпмы, бигрәкләр дә шәп килеп чыккан төсле булды башкарулары. Гомумән, гомумән һәр чыгыш, һәр күрсәтелгән номер көчле алкышларга күмелеп озатылды. Туфан агага түрдә кәперәеп кенә утырасы калды.
Инде менә сүзне аның якын дусты, атаклы сынчы Әхсән Фәтхетдиновка бирделәр. Чыгып басты – кыяфәт шәп! Зыялылыгы йөзенә, гәүдәсенә чыккан. Ашыкмый гына, гадәтенчә, Җиһандагы Йолдызлыкның иң түреннән һәм иң яктысыннан башлады сүзен. Халык әлеге йолдызның Туфан икәнен аңлады, әлбәттә. Философ инде ул – Әхсән! Әүлияләр белән эш иткән кеше – аңа тиңнәр юк! Китте-китте сөйләп, бу галактикадан соң тагын икенчесенә күчте, өченчесенә – аларда да урын тапты. Кешелеккә таныш булмаган фикер-терминнар кулланып, тамашачыларны аңгырайтып алды. Халык, Туфан турында Җиргә төшебрәк сөйләмәс микән дип, һәм сүзен кыскарак тотарга өндәберәк, кул чабып куйды. Әхсән моны, сөйләвен ошаттылар ахры дип уйлап, тагын да ераккарак, революциягә кадәр татар театры хәленә күчте. Туфан ага, ирексездән, микрофонга тамагын кырып алды. Әхсән бу тамак кыру фикерен хуплау дип кабул итте бугай, ниһаять «Туфан Абдулла улы» дигән сүз кулланып, үзенең «әүлияләр» сериясендәге байтак идеяләрне драматургиядән алуын ачыклады. Туфан ага, яңадан утырган җирендәге микрофонга: «Әхсән ни?..» дип әйтергә өлгермәде, бөек сынчыбыз, аның беренче пьесасы ничек язылу тарихына тукталмак булды: «Менә без яшь чакта...» – дигәч, даһи драматургыбыз: «Ахрысы сүзен тәмамлый», – дип уйлап урыннан торган иде, Әхсән Туфанның иңенә яратып кына кулын куйды да: «Утыр әле», – диде. Тамашаны алып баручы егет белән кыз инде сәхнәнең яртысына чыгып: «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы – Әхсән Фәтхетдинов!» – дип моның кереп китүенә өндәп, ишарә ясады. Халык тагын озаклап кул чапты. Мин сәхнә кырыеннан күреп торам бу тамашаны. Туфан ага да ни әйтергә аптыраган – куып кертә алмый ла ул аны, килешми, ярамый...
Нишлисең, ярата инде Әхсән абый фәлсәфи сүзләр куертырга. Туфан хәтле Туфанны кем шулай зурлар аннан башка?! Ул бит шулай уйлый, гаеп итеп тә булмый...
Сәхнә артындагы бу кичәгә җаваплы җитәкчеләр мине үгетли башладылар. «Алмаз, тап җаен, зинһар өчен алып чык, инде бер сәгать сөйләде, йончытты халыкны да, әнә Туфан Абдулловичка да уңайсыз», – диләр.
Үземчә уйлыйм: «Белмим, чыгара алырмын микән?..»
Киттем. Әкрен генә аяк шудырып, Әхсәнгә якынлашам. Карамый да... Барып, касыгына төртергә ярамый. Ни дисәң дә бөек кеше Әхсән абый, халкыбыз өчен гомер буе эшләп, үләргә дә әзер даһи зат! Мәшһүр иҗатчы!
Ни булса булды, дидем дә:
– Әхсән абый, озакка китте, Туфан абыйга 80 тула бит инде! – дип ялварулы аһәң белән сүз кактым.
Карады... Ниндидер ризасызлык, канәгатьсезлек билгесен тойдым йөзендә. Артымнан иярде шулай да. Сәхнә артына чыккач, рәхәтләнеп сүкте...
– Минем әле аның турында әллә ничаклы әйтәсе килгән сүзләрем бик күп иде, – диде.
Менә хәзер ике бөекнең берсе дә арабызда юк. Ә якты исемнәре, бәрәкәтле иҗат җимешләре һаман яшәешебезне бизәп, матурлап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк