Логотип
Хәбәрләр

Илфак Вилданов: Архитектура-төзелеш университетында татар төркемен бетерергә җыенмыйбыз

 Казан дәүләт архитектура-төзелеш универститетында татар төркеме быел да сакланып калачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының уку-...

 Казан дәүләт архитектура-төзелеш универститетында татар төркеме быел да сакланып калачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Илфак Вилданов хәбәр итте.

“Без татар төркеменә абитуриентларны күптәннән кабул итәбез һәм ул төркемне бетерергә җыенмыйбыз. Хәзерге яңа уку елына әлеге татар төркемендә 20-25 урын бар. Ул профиль “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” дип атала. Кергән вакытта, бердәм дәүләт имтиханы балларына карыйбыз, бу профильгә рус теле, физика һәм математика фәннәре буенча кабул итәбез. Әлеге дисциплинада беренче һәм икенче курсларда татарча укыйлар, ә өченче һәм дүртенче курсларда акрынлап рус телендә белем алуга күчәләр. Бюджет урыннар да каралган. Татарча укырга теләк белдерүчеләр бар, шуңа күрә без татар төркемен саклыйбыз, ул булачак. Бездә укытучылар саны, методик кулланмалар саны җитәрлек, дәреслекләр бар. Уйлап табылган әйбер түгел, барысы да әзер. Татар укучылары булган чакта, татар төркеме булачак”, - дип белдерде Илфак Вилданов.

  • Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты (элеккеге Казан инженер-төзелеш институты) Идел буендагы архитектура һәм төзелеш өлкәсендәге иң зур уку йортларының берсе булып санала. Уку процессында хисаплау техникасы, машина графикасы, автоматлашкан проектлау системасы һәм башкалар кулланыла.
  • Академиянең 24 квадрат км зурлыктагы укыту-лаборатория базасы, 4 уку залы һәм фондында 500 мең китап булган китапханәсе, 5 тулай торагы, 3 спорт залы, спорт лагере, 350 урынга исәпләнгән ашханә һәм 75 урынга исәпләнгән санаторие бар.
  • Университетны тәмамлаган кешеләр арасында халыкара, иҗтимагый, Татарстан һәм Россия фәннәр Академиясенең әгъза-корреспондентлары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәрләре, Дәүләт премиясе лауреатлары бар. Академиядә төзелеш өлкәсе белгечләренең белемен арттыру буенча укыту эшләре гамәлгә ашырыла, хәзерлек курслары һәм балалар өчен архитектура мәктәбе эшләп килә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк