Логотип
Хәбәрләр

Илфир Якупов: Татар театры нинди генә сәясәттә дә бөтен дөньясын татарча алып барган

Камал театры бер сезонга 220-250 татарча спектакль уйный. Татар телен саклау безнең өчен үзенең актуальлеген бер вакытта да югалтмады, чөнки Камал театры көн саен татар телендә спектакльләр уйнады, у...

Камал театры бер сезонга 220-250 татарча спектакль уйный.

Татар телен саклау безнең өчен үзенең актуальлеген бер вакытта да югалтмады, чөнки Камал театры көн саен татар телендә спектакльләр уйнады, уйный һәм уйнаячак. Бер театр сезонында 220-250 спектакль күрсәткән Камал театрының директоры Илфир Якупов шундый фикердә. «Нинди генә сәясәт, нинди генә икътисад булуга карамастан, татар театры 112 ел дәвамында татарча сөйләшкән һәм бөтен дөньясын татарча алып барган, - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. - СССР вакытында да театрның эчке документациясе дә татарча барган – мин моны архивларда күрәм. Хәзер дә татарча бара”.

Илфир Якупов тел вазгыятенә оптимистик рухта карый: “Заманында атеизм булды. Дин беттеме? Бетмәде! Хәзерге вакытта ярты труппабыз уразада. Дин бетмәде, тел дә бетмәячәк”, - ди ул.

“Ә инде глобальрәк карасак, глобаль ул вак әйберләрдән җыела”, - ди Камал театры директоры. Мисал итеп Илфир Якупов балалар өчен татарча сөйләшә торган уенчыклар ясау проблемасын китерде: “Мәктәп, мәктәп, дибез. Әгәр без балабызны җиде яшькә кадәр русча сөйли торган уенчык белән үстерәбез икән, нигә мәктәпне гаеплибез?” – ди ул.

Илфир Якупов театрның балалар уенчыкларын татарча тавышландыру эшенә әзер икәнлеген әйтте.

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк