ИлГәрәй җырчы динозаврга әйләнгән (видео)
Җырчы Илгәрәй үзенең шәхси аккаунтында кызыклы пост урнаштырды, анда ул үзенең яшь чакларын искә төшереп язган. «Эх дуслар, бар иде яшь чаклар! Мин ИлГәрәй булып инде бит ничәме ничә еллар йөрим. Иң...
Җырчы Илгәрәй үзенең шәхси аккаунтында кызыклы пост урнаштырды, анда ул үзенең яшь чакларын искә төшереп язган. «Эх дуслар, бар иде яшь чаклар! Мин ИлГәрәй булып инде бит ничәме ничә еллар йөрим.
Иң элек иң беренче татар дискәтүкләрен кайсыларыгыз хәтерли. Вәт бар иде замана. Мин бит аларның хәрберсендә чыгыш ясыйсым килү хисе белән янып көеп йөри идем! Мине ул вакытта татар эстрадасының яшь җырчысы ИлГәрәй дип игълан итәләр иде. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Мин җырчы динозаврга әйләнеп барам.
Минем иҗатымны яратучы «динозаврлар» бармы?», дигән пост урнаштыра ул. Аңа төрле комментарийлар язалар, хәзер яхшырак күренәсең, дип язучылар да бар. Күбесе үзләренең дә яшь чакларын искә төшергәннәр, Илгәрәй белән төшкән фотоларыбыз да бар, дип язганнар.
Фото һәм видеоматериал җырчының шәхси аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк