Илгиз Зәйниевнең «Әлфия» спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый
Илгиз Зәйниевнең «Әлфия» спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый. Бүген «Әкият» курчак театрының баш режиссеры бу театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим...
Илгиз Зәйниевнең «Әлфия» спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый. Бүген «Әкият» курчак театрының баш режиссеры бу театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим итәчәк. «Татар-информ» хәбәрчесе «Әлфия» драмасының премьера алды репетициясендә булды.
«Әлфия» спектакле – күренекле җырчының «Үзем турында» автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.
Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Күренешләр өчен Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.
Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтелә. Яшь чикләре – 12+.
Спектакльнең премьерасы 18 октябрьгә билгеләнгән.
Илгиз Зәйниевның алга таба күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичевка багышлап шундый ук музыкаль спектакльләр кую теләге бар.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк