Логотип
Хәбәрләр

"Җилкәнсезләр"

«Җилкәнсезләр» – татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның иң мәшһүр пьесасы.

27 июнь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен тәкъдим итә.

Җанры – интерактив спектакль, ике пәрдәдә.

         Режиссеры – Туфан Имаметдинов, рәссамы – Лилия Имаметдинова, композиторы – М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал, ут кую буенча рәссамы – Илдар Шакиров.

         Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның атказанган артистлары – Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдинов, Рөстәм Гайзуллин; талантлы артистларыбыз – Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Әдилә Хәсәнова, Венера Низамова катнаша.

«Җилкәнсезләр» – татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның иң мәшһүр пьесасы. Әсәр 1910-1925 нче елларда Россия җәмгыятендә тектоник үзгәрешләр чорында татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе тормышын яктырта, шул ук вакытта революцион чорның тарихи гаделсезлеге темасын күтәрә. 1926 нчы елда сатирик комедия жанрында язылган әлеге пьеса бүген драматик характер ала, милли үзенчәлек һәм татар милләтенең үсеш юлын сайлау проблемаларына кагыла.

Спектакль сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе мисалында илдә бара торган үзгәрешләрнең татар җәмгыятендәге элек-электән килгән яшәү рәвешен генә түгел, ә тулы гаиләләрнең тормышын да җимерергә сәләтле икәнлеген тасвирлый. Нәтиҗәдә гаилә тарих өчен эксперименталь мәйданчык булып кына кала. Һәм ул гүя лабораториядәге кебек иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең ничек итеп гаилә эченә үтеп керүен күзәтә.

«Җилкәнсезләр» интерактив спектакле тамашачыларны артистлар белән бергә, чын мәгънәсендә үзгәрешләр боҗрасында бөтереп, революцион үзгәртеп корулар чорында алып китәчәк.

Спектакль 2 сәгать бара.

Яшь чикләве – 12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк