Илсөя Бәдретдинова: «Башта барысы да яхшы иде...»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова тормышында һәрвакыт көтелмәгән вакыйгалар булып тора. Күптән түгел җырчы үзен бик тә гаҗәпләндергән хәлләр турында сөйләде. Башта барысы да яхшы булган. Аннары... Илсөя иртән...
Җырчы Илсөя Бәдретдинова тормышында һәрвакыт көтелмәгән вакыйгалар булып тора. Күптән түгел җырчы үзен бик тә гаҗәпләндергән хәлләр турында сөйләде.
Башта барысы да яхшы булган. Аннары... Илсөя иртәнге 6 да торып өйләрне чистартып җыештырып чыгарган. Бу хакта ул үзенең шәхси аккаунтында сөйли. Шуннан соң бер-бер артлы көтелмәгән вакыйгалар башланган. «Шул ук көнне кар яуды... Кичкә электричествоны өзделәр... Аннары ансын бирделәр, бәтәрәйгә җылы бирмичә өй туңды... Өченче көнне салкын су бетте... Дүртенче көнне кайнары да бетте... Бүген нәрсә бетәр икән? Блииин...юкка җыйдым теге көнне өйләрне», – дип борчыла җырчы. (Текст үзгәртелмәде – А.Г.)
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк