Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән
Татар эстраданың алдынгы җырчыларының берсе – Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә юлыккан. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсе аша хәбәр итә.
Татар эстрадасының алдынгы җырчыларының берсе – Илсөя Бәдретдинова – хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсе аша хәбәр итә.
Җырчы иҗат яратучыларына видеоязма аша мөрәҗәгать итә. «Әлеге вакытта мин 18нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә... Зинһар, гафу итегез, хәлемә керегез, аңлагыз», – ди Илсөя. Артистка алдагы көннәрдә Теләче һәм Балык Бистәсендә узарга тиеш өстәмә концертларын күчектерергә мәҗбүр.
Моннан тыш, ул дәвалаучы табиб биргән киңәшләре белән видео урнаштырган. Әмма аның авыруына ышанмаучы кешеләр дә табылды. «Халык ышанмады, алдарга кирәкми!» – дип язалар. Илсөянең әлеге комментарийларга бер генә җавап: ул барысына да сәламәтлек тели.
Җырчының нәрсә белән авыруы аныкланмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарийлар
0
0
Ходай сәламәтлек бирсен Илсөя, үтә торган авыру булсын. Әле улыңны үстерәсең, кеше итәсең бар. Үзеңне күп еллар сәхнәдә күрергә язсын. Бирешмә!
0
0