Илсөя Бәдретдинова: «Килде-китте язуларга игътибар итми идем, күңелемә тидегез!»
Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова бертуган апасын югалтты. Шул арада ул артист буларак 9 май көнне мәйданда чыгыш ясады. Баксаң, бу күренешне барлык тамашачылар ошатып җиткәрмәгән.
Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова бертуган апасын югалтты. Шул арада ул артист буларак 9 май көнне мәйданда чыгыш ясады. Баксаң, бу күренешне барлык тамашачылар ошатып җиткәрмәгән. Чыгышка бәйләп җырчыга негатив комментарийлар калдыручылар да булган. Илсөя Бәдретдинова әлеге ямьсез сүзләргә аерып пост язып урнаштырырга булган.
«Сорау-җавап!
– Бу фашистлар фуражкасы. Сезгә оят түгелме?
– Бу фуражкалар Мәскәүдә, Рәсәйнең барлык военныйларына формалар тегә торган махсус фабрикада соңгы модель буенча тегелде!
– Сезнең апагыз үлеп ята, ә сез җырлап йөрисез. Оят түгелме?
– Сез мине бу хакта уйламый дисезме? Мондый масштабтагы мероприятиләргә ярты ел алдан кул куела! Үзем үлмәгән очракта чыгыш ясамаска хакым юк! Гадәттә килде-китте язуларга игътибар да итми идем, күңелемә тидегез!
– Нигә георгиевская лентаны шушындый костюмга элдегез? Оят түгелме?
– Монысына бөтенләй сүзем юк инде... Тагын нәрсәләр өчен оят булырга тиеш миңа? Языгыз... Сез директка түгел, монда языгыз!«» – дип язган ул инстаграм битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк