«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Татарстан - беренче!
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе зур сөенече белән уртаклаша!
1 ноябрьдә Россия китап берлеге РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Иң күп укучы төбәк – 2023» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче дип игълан ителде һәм 2024 елда фестиваль-форум оештыру мөмкинлеге алды.
Республикага бу җиңүне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе гамәлгә ашыра торган «күчмә китапханә» проекты алып килде. Ул төрле чаралар, язучылар белән очрашулар, балалар учреждениеләрендә һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне күздә тота. Күчмә китапханә чараларына 165 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Бу төбәктә китап укуның яңа дәрәҗәгә чыгуы һәм киңрәк масштаб алуы дигән сүз.
30 ноябрьдә Мәскәүдә «Россиянең мәдәни картасы: үсеш механизмнары» конференциясе узачак, анда Татарстаннан вәкилләрнең махсус чыгышы көтелә. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк