Логотип
Хәбәрләр

«Үз телем» бәйгесенең 2026 нчы ел җиңүчеләре билгеле!

Беренче тапкыр 2021 нче елда Казан шәһәре Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы буенча оештырылган бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бишенче «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре 5 август «Московский» концертлар залында игълан ителде.

8 дистәгә якын гариза арасыннан 23 проект финалга чыккан. Шулар арасыннан сигезе җиңүче исеменә лаек булды. 

Приз фонды – 5 000 000 сум.

«Үз телем» бәйгесенең быелгы җиңүчеләре:

Альбина Ногманова – «Җиде кыз» пластик спектакле

Фаил Баязитов – «Әрсез әдәбият» проекты 

Нурислам Денисов – «СӨЙЛӘ ТАТАР» Веб-платформасы 

Ихтыяр Кыямов – Вертикаль роликлар циклы 

Айдар Ниязов – Калеб. Ликбез, музыкаль лекцияләр 

Тимур Сәлимов – «На родном». Татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы

Баязит Хәсәнов – ТЕЛЕМ мобиль кушымтасы 

Булат Шәймиев – «Җырлы сишәмбе» проекты. 

Проектлар турында һәм һәр проектка бирелгән сумма турында тулырак мәгълүмат булган материал тиздән безнең сайтта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021