Логотип
Хәбәрләр

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты быелгы соңгы дәресен үткәрде

Бүген, 20 август Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы амфитеатрда Казан Мэриясе тарафыннан 6 ел элек оештырылган «Хәрәкәттә - бәрәкәт»нең соңгы бию дәресе узды. Кичәнең махсус кунаклары - Татарстанның халык артисты, популяр баянчы Ринат Вәлиев һәм Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова төркемендәге «Хаят» вокаль ансамбле иде. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев. Кичнең икенче яртысында коеп яңгыр яуса да, проектның җанатарлары таралышмады, ә биючеләр һәм бәйгедә катнашучылар яңгыр астында дәртләнеп биеде.

Узган ел үрнәгендә, быел да август ахырында Бию көрәше узачак. Финалга чыгучыларны һәр атнаның пәнҗешәмбесе егетләр һәм кызлар арасыннан сайлап алдылар. Быелгы көрәштә профессионаллар да, һәвәскәрләр дә  катнашачак. Бию көрәше 27 август була, ә биңүчегә 150 мең сум биреләчәк. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021