Логотип
Хәбәрләр

Татарлар турында татарча! «Үз телем 2026» җиңүчеләренең берсе Ихтыяр Кыямов белән әңгәмә

Минемчә, “Үз телем” бәйгесенең исеменә дә, җисеменә дә туры килгән проект – татар шәхесләре турында вертикаль роликлар циклы. Шул проектның авторы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 4 курс студенты Ихтыяр Кыямов белән әңгәмә кордым.

- Әлеге роликларны ясауга “Үз телем”дә катнашырга теләгәннән генә тотындыңмы, Ихтыяр? 

- Юк, ул “Үз телем”гә бәйле түгел. Төрле факторлар тәңгәл килде дә, менә шуннан соң төшерә башладым. Беренчедән, Татмедиа медиаинтенсив үткәргән иде һәм анда безгә шәхси проектны үстерү, үзеңнең блогыңны алып бару әһәмияте турында сөйләделәр. Шуннан соң, берәр әйбер төшерергә кирәктер дигән фикер башыма килде. Ә соңрак, Казахстанда булып кайткач, анда казах әдәбияты, тарихы турында шулхәтле сыйфатлы, кызыклы бик күп видеолар төшерелүне күргәч, фикерем ныгыды. Татарстанда андый әйбер юк бугай дип, социаль челтәрләрне аеруча игътибар белән күзәтә башладым. Бездә бит блогларда күбрәк авыл тормышын яки кемнеңдер шәхси тормышын күрсәтәләр. Тарихта билгеле шәхесләргә, әдәбиятка багышланган блоглар юк. Татарлар турында русча төшерә торганнары бер дистәләп җыеладыр инде, алар бар. Әмма татар телендә, татар әдәбияты турында булганнарын күрмәдем. Менә шуңа күрә мин бу эшкә алынырга булдым. Беренче видеоны май аенда элдем. 19 нчы майдан алып бара башладым блогымны, ул журналистлар көненә дә туры килде. Үземә шундый максат куйдым: 2027 нче елның 19 нчы маена кадәр 10 000 язылучы җыярга. Бер ел эчендә булырмы-булмасмы... 

- Хәзер ничә язылучың бар? 

- 2 меңгә якынлашып килә (бу әңгәмә чыкканчы 2 меңнән арткан иде инде - авт.). 

- 10 мең язылучы җыю – бик тыйнак максат шикелле. Мондый контент күбрәк тә язылучы китерә ала төсле. 

- Әлегә шул 10 мең инде. Аннары киләчәктә күз күрер. 

- Беренче ролигың кайсы шәхескә багышланган иде? 

- Минем беренче видео Фатыйх Әмирханның “Гарәфә кич төшемдә” дигән хикәясе буенча әзерләнде. Мин Фатыйх Әмирхан иҗатын бик яратам, татар әдәбияты белән гомумән танышу да нәкъ менә Фатыйх Әмирханнан аңлы рәвештә башланды дип әйтергә була. Аңа кадәр татар әдәбиятын мәктәптә укыганнан, әти-әниләр сөйләүдән ишетеп кенә белә идем. Ләкин менә үз теләгем белән, кызыксынып, чын-чынлап әдәбият белән мавыгуым менә шул Фатыйх Әмирханның “Гарәфә кич төшемдә” хикәясеннән башланды. Блогны да шуннан башлап җибәрергә булдым. Беренче видеолар чыгып ике-өч ай гына узса да, инде менә бүген үк нинди зур юл үткәнне, монтажлау һәм сценарий язу өлкәсендә никадәр камилләшкәнемне сизәм. Үзенә күрә бер кызыклы дөнья бит ул. 

- Күп вакытны, көчне, матди һәм рухи ресурсны таләп иткән шушы зур эшкә син бик аз акча сорадың кебек. Дөресен әйтик, бүгенге вәзгыятьтә 75 мең зур акча түгел... Мәгълүмат эзләү, сценарий язу, видеога төшерү, монтажлау да гел синең өстә генә булуны да исәпкә алсак...

- Күп түгел инде... 

- Ә берүзең генә булу кыен түгелме соң? Яки инде киресенчә, үзең генә булгач, ахыргы нәтиҗә нинди булырга кирәклеген яхшырак аңлыйсыңмы? 

- Әйе, беренчедән шулай. Мин монтажны берәр кешегә бирер идем, ләкин аны мин теләгәнчә эшләмәсләр һәм минем күзаллавыма 100% туры килә торган монтаж булмас дип уйлыйм. Икенчедән, монтажлау минем үземә дә ошый. Шул процесста мин үземә каян, нинди фотосурәтләр алырга икәнне беләм. Еш кына, мин теләгән фотолар интернетта, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә булмый. Андый очракларда мин китапларга мөрәҗәгать итәм. Шушы эшемдә кеше белмәгәнрәк, сирәк очрый торган фотоларны кулланырга тырышам. Минем видеоны карагач, кеше, беренчедән, татар сөйләмен ишетә. Икенчедән, мәгълүмат ала. Өченчедән, визуаль яктан, “Бу кеше менә шундый булган икән” дип шәхесне үзе өчен яңа яктан ача. 

- Роликларны әзерләгәндә хронометраж буенча үзеңне ничектер чиклисеңме? 

- Гадәттә шул 2 минуттан артмый инде. Бүгенге көндә иң күп каралган видео – Гаяз Исхакыйның “Олуг Мөхәммәд” драмасы турында, ул минут ярым бара. Соңгы төшергән видеоларның берсе – Муса Җәлилнең биографиясе иде, мин аны 30 секундка сыештырып куярга булдым. Ләкин ул бик популярлык казанмады, караулар күп җыелмады. Мин шулай һаман капшанам, өйрәнәм генә әле. Кайберәүләр: “Яхшы рилс 30 секундтан артмаска тиеш”, – ди, ләкин минем форматка 30 секунд әз дип саныйм. 

- Әлегә ничә видео ясадың? 

- Бүгенге көндә 40 якын видео әзер. Гадәттә, 2-3 көнгә бер видео элергә тырышам. 

- Тукта, ничек өлгерәсең? Бу бит күп вакытны ала торган эш. Алга таба тагын ничә ролик әзерләргә телисең? 

- Өлгерү дигәннән, төрлечә була инде. Үзем өчен аеруча кызыклы булган тарихларга озаграк әзерләнәм. Мәсәлән, Фатыйх Кәрим белән бәйле видеода Рафаэль Мостафин китабында басылган вакыйга турында сөйләдем. Мин аны ярты ел элек укыган идем, шул эпизод мине тетрәндерде. 30 нчы еллар ахырында эштән куылгач, Фатыйх Кәрим каядыр ерак бер авылга качып кайтып, 1 атнадан артык бозылган эремчек кенә ашап торган. Мондый хәлне күз алдына да китереп булмый бит... Менә шуңа күрә мин эзләнергә, казынырга, кешеләргә бик үк билгеле булмаган фактларны актарып чыгарырга тырышам. Булган материалымны видеога төшерү озак түгел. Электрон форматтан текстны аерып алып кайчак үзем эшлим, кайчак ясалма фәһемгә мөрәҗәгать итәм. “Шушы материал нигезендә рилс өчен сценарий язып бир” дигән промт язам. Ләкин аннан соң әле хәйран төзәтергә, әдәби тел нормаларына якынайтырга, кеше колагына рәхәтрәк ишетелерлек итеп ясарга туры килә. 

- Нигездә, видеоларны өйдә төшерәсең бугай? 

- Әйе. Гадәттә өйдә үземнең бүлмәмдә китап киштәсе фонында төшерәм. Иң күп караулар җыйган рилслар да шундый форматта. Кайчакта урамда кызык әйбер күрсәм дә шуны төшереп алам, идеяләр үзеннән-үзе туа тора. Менә, мәсәлән, Төркиянең Стамбул шәһәрендә булып кайттым. Босфор янында акчарлакларны күрдем дә, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” хикәясе искә төште. Шунда тиз генә видео төшереп алдым. 

- Тагын кайсы шәхесләргә тукталырга уйлыйсың?

- Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” автобиографик повестенә тукталырга уйлап торам. Шул повестьтә генә дә безнең тарихыбызда урын алган күп шәхесләр турында мәгълүмат сакланган... Алга таба татарча да, русча да субтитрлар ясаячакмын. Кызганыч, татарча субтитрларны кулдан язып утырырга туры килә, чөнки бездә әлегә аудиоязманы автоматик рәвештә текстка әйләндерүче кушымта юк. 

- Бу очракта быел “Үз телем”дә җиңгән башка егетләргә мөрәҗәгать итсәң була төсле. Нурислам Денисовның “Сөйлә, татар” веб-платформасы сиңа гына түгел, гомумән татарча аудио һәм текстлар белән эшләүчеләргә бик нык ярдәм итәр иде.

- Мондый платформаны чыннан да безнең эштә кулланып була. Эш процессы туктап тормаска тиеш, чөнки бәйгенең шарты буенча, агымдагы елның декабрь аена кадәр шул бирелгән акчаны әлеге проекны реализацияләүгә кертеп бетерергә кирәк. Планнарым да зурдан: 1 видеода 1 миллион карау җыясым килә. 

- Жюри әгъзаларының берсе “Моның өчен сиңа видеоны русча төшерергә кирәк” диде. Дөресен әйтим, мин ул фикерне тискәре кабул иттем. “Тагын ниндидер мәгънәсез сәбәпләр аркасында гына, татар телендә татар шәхесләре турында эшләнә башлаган проект тагын русчага күчәме инде?” дигән уй башымнан узды. 

- Әйе, бу бик четерекле сорау. Игътибар итсәк, күп кенә татар блогерлары үз видеоларын рус телендә ясый. Ләкин, шөкер, хәзер бит татар телле контентны да бик теләп, рәхәтләнеп карыйлар. Аны нибары кызыклы, игътибарны җәлеп итә торган итеп һәм татар телле дә, рус телле дә аудитория яхшы кабул итәрлек эшләргә генә кирәк. Билгеле, моның өчен вакыт һәм көч таләп ителә, ләкин бу чынга ашмаслык эш түгел.

- “Үз телем”нең җиңүчеләрен билгеләгән көнне синең чыгышың вакытында бер кызыклы тәкъдим булды. Казан урамнарының күбесе син әзерли торган видеолардагы билгеле шәхесләребезнең исем-фамилияләре белән аталган. Шул урамнардагы йортларга синең видеога сылтама итеп куар-кодлар урнаштыру фикере яңгырады. Бу юнәлештә эш алып барылачакмы? 

- Әйе, без моны эшләргә телибез. Алга таба күз күрер. Күп кенә шәхесләребез онытыла да башлаган. Менә алар турында хәтерне яңарту, яңа мәгълүмат белү күпләргә кызык булыр иде. Минем блог татар телендә татарлар турында татарлар өчен дип башланды. Телебезне ишетеп, сөйләмне сеңдереп, ана телләре әлегә бик үк чиста булмаган кешеләрне дә татарча сөйләшергә өндәрлек булсын дип тырышам. Дөресен әйткәндә, мин бу проектны күбрәк караулар җыям, дип кенә башламадым. Аның асылы башка. Шуңа мин үз кыйблама тугры калырга телим!

 

Япь-яшь бу егетне аяклы энциклопедия дип атау арттыру булмас! Әле әңгәмә вакытында гына да тарихыбызда тирән эз калдырган шәхесләр турында шулкадәр кызыклы әйберләр сөйләде. Аларны бу материалга махсус кертмәдем, чөнки, белүемчә, ул мәгълүмат тиздән Ихтыярның роликларында урын алачак. Укыган, күргән бөтен мөһим мәгълүмат аның башында әлифба тәртибендә теркәлеп бара бугай. Ихтыярга шушы эшендә һәм киләчәктә башкарачак хезмәтләрендә уңышлар теләп калам! 

 

Белешмә: 

8 дистәгә якын гариза арасыннан 23 проект финалга чыккан, шулар арасыннан сигезе җиңүче исеменә лаек булды. 

Приз фонды – 5 000 000 сум.

«Үз телем» бәйгесенең быелгы җиңүчеләре:

Альбина Ногманова – «Җиде кыз» пластик спектакле

Фаил Баязитов – «Әрсез әдәбият» проекты 

Нурислам Денисов – «СӨЙЛӘ ТАТАР» Веб-платформасы 

Ихтыяр Кыямов – Татар шәхесләре турында вертикаль роликлар циклы 

Айдар Ниязов – Калеб. Ликбез, музыкаль лекцияләр 

Тимур Сәлимов – «На родном». Татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы

Баязит Хәсәнов – ТЕЛЕМ мобиль кушымтасы 

Булат Шәймиев – «Җырлы сишәмбе» проекты. 

Беренче тапкыр 2021 нче елда Казан шәһәре Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы буенча оештырылган бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бишенче «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре август аенда игълан ителде. 

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021