Искә алу кичәсендә Наҗар Нәҗминең үз тавышы, җырлары, шигырьләре яңгыраячак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Уфада Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе оештырыла. Шагыйрьне искә алу кичәсендә аның үз...
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Уфада Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе оештырыла. Шагыйрьне искә алу кичәсендә аның үз тавышы, җырлары, шигырьләре яңгыраячак, дип хәбәр итә “Башинформ”.
5 февральдә узачак Хәтер кичәсе программасында республиканың популяр артистлары Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Ямил Әбделманов, Вахит Хызыров, Илһам Вәлиев, Әлим Каюмов, шулай ук Башкортстанның Линар Дәүлетбаев җитәкчелегендәге Милли халык уен кораллары оркестры, М. Гафури исемендәге “Нур” Башкорт дәүләт драма академия театры актерлары катнашуы көтелә. Кичәнең режиссеры — Хөрмәтулла Утяшев.
“Сценарийны мин бүлекләргә бүлдем. Беренчесе аның кече ватаны – Дүртөйле җиренә, икенчесе – сугыш елларына, аннан Уфадагы тормышына багышлана. Кичәдә аның үз тавышында шигырьләре яңгыраячак, шигырьләре һәм аның сүзләренә җырлар башкарылачак, “Гармунчы дус” спектакленнан өзек күрсәтеләчәк, - дип сөйләгән режиссер.
З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты китап сату күргәзмәсе оештыра. А. Вәлиди исемендәге Милли китапханә әзерләячәк күргәзмә Наҗар Нәҗминең тормыш юлын һәм иҗатын колачлаячак.
Хәтер кичәсен Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе оештыра.
"Татар-информ" Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда билгеләп үтеләчәк, дип язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк