Искәндәр Шакиров югалган!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Яшь популяр артист Искәндәр Шакировның иҗатын көн саен күзәтеп торучылар артистның соңгы арада социаль челтәрләрдән югалып торуын сизгәндер. Җырчы егетнең кайда югалганын һәм бүгенге көндә ниләр белән...
Яшь популяр артист Искәндәр Шакировның иҗатын көн саен күзәтеп торучылар артистның соңгы арада социаль челтәрләрдән югалып торуын сизгәндер. Җырчы егетнең кайда югалганын һәм бүгенге көндә ниләр белән мавыгуын үзеннән сорарга булдык.
– Дөрестән дә, соңгы вакытта күпләр мине социаль челтәрләрдә югалтты һәм бу хакта кызыксынып, бик күп хатлар килде. Мин беркемгә дә җавап бирергә тырышмадым, чөнки билгеле бер вакытка кадәр моны сер итеп сакларга теләдем. Соңгы айда планлаштырылган концертлардан һәм чыгышлардан баш тарттым. Югалуымның төп сәбәбе шунда: үз-үзем белән генә каласым һәм рухи яктан ял итәсем, үземне автор буларак үстерәсем килде. Мин эшсез ял итеп ятмадым, билгеле. Барлык вакытымны шигырьләр язуга һәм китаплар укуга багышладым. Шулай ук шәһәребезнең төрле матур урыннарына, музейларга, театрларга йөреп, илһам чыганагы эзләдем.
Күптәннән иҗатымны һәм үземне башка жанрда сынатып карыйсым килгән иде. Шуңа күрә шушы кечкенә генә «отпуск» дәвамында үземнең иҗат төркемем белән яңа материаллар әзерләү өстендә эшчәнлек алып бардым. Яңа җырларым тулысынча текстның бирелеше һәм формасы ягыннан үзгә. Минем электән үк җырларыма тагы да күбрәк мәгънә салып, күбрәк хис ягына өстенлек бирәсем килгән иде. Бүгенге көндә шушы башкарылган эш арасыннан бер җырны аерып күрсәтәсем килә. Бу җырга тырышлык, вакыт, рухи һәм физик көч башка җырларга караганда күбрәк салынган. Искәртеп үтәргә кирәк, әлеге җырны иҗат итүгә күп кеше үз өлешен кертте. Яңа җырларымның берсе «Яшкелт күзләреңнән» дип исемләнә. Хәзерге вакытта эшчәнлек алып барылган яңа материаллар электрон сату мәйданчыкларында урын алачак.
Тиздән премьераны көтегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк