Логотип
Хәбәрләр

Җитәкчесе нинди - төркеме дә шундый!

Ул - артист. Һәм моның шулай икәнен аның сәхнәдә янып эшләгәнен күргән һәр тамашачы яхшы белә. Әлеге интервью барышында мин аның тормышка шултиклем кыю карашлы булуына шаккаттым. Эчкерсез. Үзгә. Гади һәм шултиклем талантлы. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән халык мәкале дә аның турындадыр кебек. Янәшәсендә булган һәркемгә хөрмәт белән каравы һәм рәхмәтле була белүе үзенә карата икеләтә хөрмәт уятты. Таныш булыгыз - ФӘНЗИЛ ШӘРИФУЛЛИН!

Фәнзил, әйдә бүгенге һөнәреңнән башлыйк. Музыкага мәхәббәт гаиләдән киләме?
– Әйе, әлбәттә. Мин инде үземне белә башлаганнан бирле сәхнәдә. Безнең Шәрифуллиннар нәселенең музыкадан аерылганы юк дип беләм. Әти бит минем элек-электән мәдәният йорты җитәкчесе иде, шуңа анда узган һәр чарада мин актив катнаша идем. Ләкин ул чакта үзем дә шул юлдан китәрмен дип уйлап та карамадым. "Бу безнең гаиләнең табигый халәте, шулай тиеш!" кебек итеп кенә кабул итә идем. Бәйрәм саен әтинең кулында гармун, әнинекендә микрофон булыр иде. Әни укытучы булса да, һәр чараны алып та бара, җырлый да иде дип хәтерлим. Бүгенге көндә инде алар икесе дә мәдәният йортында эшлиләр һәм күргәнегезчә, мин дә шушы музыка юнәлешен сайладым.

 Гаиләнең табигый халәте үзенекен итте димәк?
 – Шулай булып чыга инде.

 Әмма син бит шушы музыка юнәлешенә урау юллар аша килгәнсең. Мин, мәсәлән, башка уку йортында укыганыңны беләм.
– Мин бит Саба районы Югары Шытсу авылы малае. Ә Сабалар алар көрәшчеләре белән дә дан тота. Ул чакта әллә ни сайлау мөмкинлеге дә юк иде кебек. Мәктәптә укыган елларда мин дә көрәш белән мавыга башладым. Яхшы күрсәткечләр белән район исеменнән чыгыш ясаган чаклар да булды. Шул вакытта  9 нчы сыйныфны бетереп спорт юнәлешеннән китәргәме әллә дигән уйлар да килгәләде. Авылда үскәч, шәһәр гел башка төрледер шикелле иде. Менә шәһәргә китәм дә, бар нәрсә үз урынына утырачак һәм мин үземне шәһәрдә табачакмын диеп уйлый идем никтер. Ләкин сәламәтлек белән бераз проблемалар булу сәбәпле мин ул уемнан кире кайттым. Тик шәһәргә китү теләге һаман сүнмәде бит әле. Шуннан инде мин финанс-икътисад институтына керергә җыена башладым. Ә аның өчен миңа 11 нче сыйныфка калырга кирәк иде. Мәктәптә тагын 2 елга каласы килмәгәч, әти мине үзебезнең Сабадагы аграр көллияткә кертмәкче булды. Әти кешенең төпчек малаен үзе янында калдырасы килә бит инде. Ләкин башта көллияткә, аннан институтка кереп вакыт әрәм итәсе килмәде. Шуннан мин бөтенләй төзелеш юнәлешен сайладым. (көлә) Уку  елы ахыры җиткәч физика фәненнән репетиторлар яллап атна саен шунда йөрдем. Көннәрнең берендә бу физика да, төзелеш өлкәсе дә минеке түгеллеге башыма китереп сукты һәм...

Һәм син?
– Һәм мин мәдәният өлкәсен сайладым. Ә анда рус әдәбиятыннан ЕГЭ бирергә кирәк иде. Ярый әле әни рус әдәбияты укытучысы. Мин инде бик җиңел генә әни мине әзерләячәк тә, җайлы генә укырга керәчәкмен дип уйладым. Ә үз кешең укыткач авыррак икән ул. Дәрес саен әни "монысын улым өйдә генә эшләп бетерербез" дия иде. ЕГЭ вакытында үзең беләсең бит инде, укытучыларның эше муеннан. Ләкин, Аллаһка шөкер, мин ул ЕГЭны уңышлы биреп чыктым һәм мине мәдәният институтына кабул иттеләр.

Кайсы факультетына?
– Этномәдәни үзәк белән җитәкчелек итү дигәне.

Ә нигә нәкъ менә ул юнәлешне сайладың?

– Мин бит әле яңа авылдан килгән. Кайда укып, кем булып чыгачакны да белми идем. Мин, гомумән, мәдәният институтыннан әзер артистлар чыга дип уйлап йөри идем аңарчы. Алай булмаган икән ул. (көлә) Мин барыбер ниндидер конкрет теләк белән кермәдем бит инде. Ул чакта миңа бу институтта һәркемнең үз дулкынында булуы ошый иде. Тәнәфесләрдә дә кемдер баянда уйнап утыра, кемдер җырлый, кемдер бии. Кыскасы, мин шушында укырга кергәч, ниһаять, мин үз урынымда һәм үземне таптым дигән фикергә килдем. Ә бу тормышта бик мөһим әйбер, үзең беләсең.

Гади авыл баласын шәһәр ничек каршы алды?

– Минем күңел бит гел шәһәргә тартты. Миңа шушы шәһәр шаукымы җитми иде гел. Ләкин эшләмичә генә яшәп булмый монда. Укырга кереп, бераз ияләшү белән  мин автомойкага эшкә урнаштым. Аннан тора-бара  МИМ дигән һөнәр үзләштердем. Бу һөнәрне мин абыйның туена килгәч күрдем. Йөзләренә грим сөртеп, кулларына ак перчаткалар киеп клоун кебегрәк ике мим кунакларны каршы алып торалар иде. Абыйдан бәяләрен сораштым да аларның, шулай итеп тә акча эшләп булганлыгын аңладым. Яшь чак ич әле, акча күп кирәк. Кызларны кинога, дискотекасына да йөртәсе килә барыбер. Егет кеше бит инде акчасыз йөрергә тиеш түгел. Әнинең атна буе тотарсың дип биреп җибәргән 1000 сумына икенче көнне үк мин гримм, ак перчатка, шләпә барып алдым да шуның белән акча да бетте. Әле бит аңа костюм да кирәк булган. (көлә) Шуннан Вконтактеда бөтен танылган алып баручыларга "мин мим. Бәйрәмнәргә дәшегез мине!" дип яза башладым. Беркатлы Фәнзил шулай дип язуга заказлар өелеп төшәр дип уйлады инде ул чакта.

Юк, заказлар гомумән  булдымы соң?

– Беләсеңме, аларның барысы да миннән фотолар сорый иде. Ә бит мин әле эшләп тә карамаган. Шуннан чыгу юлын таптым инде. Мәйтәм, минем ул фотоларны барлап утырырга вакытым юк. Заказалар күп дим боларга. Шуннан болар инде минем әле бер тапкыр да эшләп караган булмаганлыкны аңлап алдылар. Үземнең дә теләк суына башлады. Ләкин көннәрнең беркөнне Альбина исемле алып баручыдан бәби чәенә дип заказ килеп төште. 500 сум өчен мин бөтен реквизитны сумкама төяп, 71 нче автобус белән беренче заказны эшләргә киттем. Кешеләр килеп җиткәнче мин инде гринм ясап, ак перчатка белән эшләпәмне киеп эшләргә чыккан идем. Нигәдер мин ул чакта кием турында дөм уйламаганмын. Шләпә, грим, ак перчатка һәм мин МИМ дип уйлый идем. Ә кием...

  Ә кием?

Аякта урамда йөри торган кеды, өстә дус малайдан алган аклы-каралы жилет һәм аякта джинсы чалбар. Ул дус малайның жилеты да бабайсыннан калган иде бугай әле (көлешәбез). Гримны да инде ясый белеп ясау түгел, бөтен битне акка буядым да шулай чыгып бастым. Ә кеше каршына чыккач мим образына кереп китеп кенә булмый бит. Нишләргә белми басып торам. Шуннан кайбер балалар минем белән уйный башлады. Мин дә ияләшеп киттем. Тик балаларга игътибарны чамалабрак бирергә кирәк икән. Юкса, алар синең артыннан да калмаячак. Шулай бер бала минем белән уйныйм дип шарга сукты да, бу шар минем биткә килеп сыланды. Ярты грим шул шар белән китеп барды. Әле бәби чәе башланмаган да, мине алып баручы да күреп өлгермәде. Ә кыяфәт инде карарлык түгел. Тиз генә гримны рәтләп, фотоларга төшеп, үз эшемне матур гына эшләп кайтып киттем мин. Шул портфолио туплар өчен фотолар кирәк булганга эшләнелгән эш булды инде бу беренче заказ. Шулай итеп, тора-бара заказлар шактый җыела башлады минем.

 – Бүгенге көндә дә син мим булып эшлисеңме әле?

Әгәр буш вакыт табалсам, әлбәттә. Хәзер инде мин тудырган мимның үзенчәлеге бар - ул төрле уен коралларында уйный белә.

  Барлыгы ничә уен коралында уйный беләсең?

–  Хәйранында. Әгәр берәр уен коралы миңа ошый икән, мин аны алам да өйрәнәм. Мактанып әйтүем түгел, тик миңа җиңел бирелә торган сәләт ул. Кубыз, курай, скрипка, думбра, тальян дисеңме, мин барысын да  музыкаль ишетү сәләте аша отып өйрәндем.

Бу уен кораллары арасында баян булмавы гаҗәп, Фәнзил.

 –  Мин тотынсам анысына да өйрәнә алам аның. Теләк шулкадәр генә димәк.

  Син бит хәзер татар эстрадасының иң көчле һәм кабатланмас төркемендә эшлисең. Илсөя Бәдретдинова төркеменә ничек килеп эләккәнеңне дә сөйлә әле.

 – Берсендә Илсөя Ядкәровна үзенең социаль челтәрләрендә талантлы музыкантлар эзлим дигән белдерү чыгарды. Мин моны күрдем, тик әллә ни игътибар бирмәдем. Үз эшемә - автомойкага чыгып киттем. Шуннан дуслар бу белдерү турында яза башлады. Аларга да "ярар" дим дә, тагын язмыйм. Беренчедән курку да булгандыр, чөнки минем әле зур концертларда эшләгәнем юк, икенчедән аның концертларының никадәр дәрәҗәдә үткәнлеген белмим. Озак та үтмәде, тулай торакта бергә тора торган дус егет миңа "шушы номерга шалтыратсаң, турыдан-туры Илсөя Бәдретдинованың үзенә эләгәсең. Шалтырат" дип кулыма бер номер тоттырды. Шалтыраттым мин. Бу безнең администратор Гүзәл Аликовнаның номеры булып чыкты. Үзем турында бераз сөйләгәч мине кастингка чакырдылар. Анда барып уйный белгән бөтен уен коралында уйнап күрсәткәннән соң, берничә көннән мине ИБ төркемендә эшләргә чакырдылар. Әмма башта бөтен эчке "кухнясын" аңлатып күрсәттеләр. Мин моның шабашка түгеллеген дә, бүген барам, иртәгә юк дип әйтеп булмаячагын да төшенеп кайтып киттем. Бу төркемгә килеп керәсең икән, димәк, син әлеге гаиләнең бер өлеше. Ул вакытта әлеге төркем Оливер, скрипкачы Иркә, Сергей Тихонов һәм Илсөя Бәдретдинованың үзеннән генә тора иде. Аннан менә мин килеп кушылдым. Ялгышмасам, ул чакта программаның исеме "Без" иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында мин әлеге төркемгә сезон уртасында килеп кердем һәм кастинг узып  берничә көн үтү белән мин инде зур сәхнәдә ИБ төркемендә басып тора идем.

Бүгенге көндә иң күп концерт куючы төркем - ул сезнеке. Санап чыгарсак сез өйдә нибары, күп дигәндә, 3 ай торасыздыр. Арыган чакларың, китәм дигән көннәрең булдымы?

 – Юк. Мин китәм диеп уйлауга ук, китә торган кеше. Ә арыганлыкка килгәндә, бу өлкәдә эшләүче теләсә кайсы артист ара. Без дә кеше инде. Ләкин ардым диеп тик ятып торып булмый бит инде. Мәсәлән, пандемия чорында концертлар тукталды. Тик мин икенче көнне үк шабаш эшләргә бөтенләй башка өлкәдәге эшкә чыгып киттем. Әмма акчаны күңелен ята торган эштә эшләп алсаң рәхәтрәк, миңа калса. Ядкәровнаның яратып әйтә торган бер сүзе бар: монда армыйсың, монда авырмыйсың, монда еламыйсың.

Безнең төркемдәге бер музыкант кына да 7-8 костюм алыштыра. Алар махсус безнең өчен тегелгән. Бу бит шулай ук безгә җаваплылык өсти торган фактор. Өстемдә ничә меңлек кием була торып, мин ничек ардым дия алыйм?! Нинди генә халәттә булсам да, мин сәхнәгә һәрвакыт "ашыйм" дип чыгып басам. Залда кәефсез утырган берәр тамашачыны күрәм икән, "әй, ул якка карап кәеф төшермим әле" дип түгел, ә киресенчә "кәефеңне бераз күтәрим әле" дип шул тамашачы өчен эшли башлыйм. Бу сыйфат безнең барыбызга да апайның үзеннән күчте. Безнең бит сәхнә артында тамашачы күрмәгән әйберләр күп. Мәсәлән, концерт алдыннан гына Илсөя Ядкәровна тавышын югалтып система алып ята да, тамашачы алдына берни булмаган төсле горур елмаеп чыга. Җитәкчесе нинди - төркеме дә шундый!

 –  Артык таләпчән җитәкче түгелме?

–  Таләпчән ул, әйе. Әмма беркайчан да, беркемгә дә тавыш күтәреп, нидер аңлатканын ишеткәнем юк. Аңа нәрсә ошый һәм нәрсә ошамаганын күз карашыннан да аңлап була. Миңа, мәсәлән, утырып нидер аңлатканы юк. Без инде күз карашыннан да аңлашырга өйрәндек.

Ә сезнең фикерләр тәңгәл килә.

– Кем белән?

Илсөя Бәдретдинова синең турында да нәкъ шулай диде.

– чөнки ул чынлап та шулай, Гөлинә. Мин әлеге төркемдә 7 ел эшлим һәм бүген дә аның иҗатына сокланып сөйләп утырам менә. Чатнап торган егетләрдән генә торган төркемне җитәкләп барыр өчен нинди көчле хатын-кыз булу кирәк?!

Әлеге төркемне син гаилә дип әйтә аласыңмы?

– Әлбәттә. Мин моны хәзер әйе диеп раслап кына куям инде. Моның шулай икәнен бөтен кеше белә. Без социаль челтәрләрдә ничек булсак, тормышта да шундый ук. Ниндидер ясалмалык бездә юк. Шуңа безне кем генә кабатларга тырышса да, хикмәтнең нәрсәдә икәнен аңларга  маташсалар да  белә алмаячаклар. Чөнки хикмәт апайның үзендә. Ул беркайчан да "Мин" дими, ә һәрвакыт "Без" ди. Бу организмның йөрәге ул - Илсөя Ядкәровна. Әгәр йөрәк шудый көчле һәм матур булмаса, бу гаилә яши алмас иде. Шуның өчен монда ыжгырып бара торган мотор апай үзе кирәк.

Артист белән яшәү җиңел түгеллеген беләм, Фәнзил. Хатының сүз әйтмиме?

– Безнең график бик тыгыз һәм бу читтән генә карасаң да шаккаткыч. Өйгә сирәк кайтыла инде. Ләкин ул бит инде тормыш корганчы ук артистка кияүгә чыгасың белеп чыкты. Әмма гаилә коруның зур җаваплылык икәнен мин үзем дә аңлый идем. Эш ягын да, барысын да уртага салып сөйләштек. Ул яктан, Аллаһка шөкер, хатын мине аңлый, гәрчә без икебез ике төрле өлкәдә эшләсәк тә. Гомумән, безнең дөньяга карашлар да төрле. Бәлки шуңа тартылганбыздыр да инде бер-беребезгә.

Гастрольдән сине ничек каршы ала?

- Мин төнге 3 тә гастрольдән кайтып керешкә плитәдә һәрвакыт кайнар аш була. Димәк, ул бит йокламыйча, минем өчен диеп аны әле генә пешереп яткан. Ул ризыкны хәтта җылытасы да юк, суынып та өлгермәгән. Очрашып йөргәндә ул факторларга әллә ни игътибар бирмисең, ә менә яши башлагач хатыныңның сиңа булган мөнәсәбәте бик зур роль уйный икән ул.

Улың туган көнне дә син гастрольдә булгансың дип беләм, Фәнзил һәм ул көнне сиңа шактый авырлык аша узарга туры килгән. Сөйлисеңме?

– Минем улым майның 23ендә генә туарга тиеш иде. График төзегәндә дә бу факторны исәпкә алырга туры килде, чөнки бу бит инде шундый зур вакыйга һәм мин һичшиксез хатыным янәшәсендә булырга тиеш идем. Башкортостан якларына гастроль белән чыгып киткән вакыт. Табибларга күренергә дип чыгып киткән җиреннән хатын мине төгәл бер ай алдан әти итте. Ә минем сәхнәгә чыгарга берничә минут кына вакытым калды. Телефонга бу хәбәрне язып җибәргәч мин ни эшләргә белмәдем башта. Аннан авырлыгын сорап язып җибәрдем, чөнки бала 1 ай алдан туды. Авырлыгы әз икәнлеген генә хәтерлим. Хәзер мин монда борчыла башладым. Инде сәхнәгә чыгар вакыт җитте. Бу бит инде бөтен дөньяга кычкырасы килә торган хәбәр, ә баланың да, хатынның да хәлен әйтүче кеше юк. Сәхнәгә чыгып басканда күз яшь белән тулган иде инде, тамашачыны да томанлы гына күрәм. Әле ярый күзлек каплап тора. Үземне кулга алып эшләп чыктым ул көнне. Ә улым, Аллаһка шөкер, сау-сәламәт.

Нинди көчләр табып чыктың сәхнәгә?..

– Автомат рәвештә. Сәхнәгә аяк басканмын икән, димәк мин - артист. Мин бит әле төркем алдында да җаваплы. Ул көнне сәхнәдә ни барганын мин бик аңлап та бетермәдем, әмма 100% эшләп чыга алдым.

Мин ир кешенең дә еларга хакы бар дип саныйм, Фәнзил. Шуңа синең елаган чакларың еш буламы?

– Мин эмоциональ кеше. Ниндидер күңелгә тия торган вакыйга күрәм икән, шундук күңел тула. Мин моны яшермим дә. Киресенчә, әгәр кеше елый ала икән, димәк бу кешенең җаны исән һәм ул әле кешелеклелеген җуймаган дип саныйм. Әмма гаиләдә мин көчле булырга тиеш, чөнки мин хәзер хатыным һәм улым алдында җаваплы.

Син ишеткән иң яхшы киңәш ул?

–  "Көзгегә карагач син иң элек үзеңне яратырга тиеш!" Менә бу сүзләргә мин кул куям! Әгәр син үзеңне яратасың икән, димәк син әйләнә-тирәңдә булган кешеләргә дә шундый ук ритм бирәсең. Бу үзеңә үзең көч бирә торган халәт. Ә көчле кеше ул гаиләсен дә тартып бара ала, эшен дә эшли һәм яшәргә дә җитешә. Тик ниндидер бер кызганыч яшәү белән түгел, ә янып, булдырам дип. Ике бәхетле кешедән генә бәхет туа ала. Ә бәхетсезлек турында минем гомумән сөйләшәсем килми...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк