Калягин Мәдәният министрлыгына үпкәсен белдерде
Россияның Театр әһелләре берлеге рәисе, танылган артист һәм режиссер Александр Калягин РФнең Мәдәният министрлыгына үткәсен белдерде. РСФСРның халык артисты четрекле хәлне түбәндәгечә аңлата: «Мин ком...
Россияның Театр әһелләре берлеге рәисе, танылган артист һәм режиссер Александр Калягин РФнең Мәдәният министрлыгына үткәсен белдерде. РСФСРның халык артисты четрекле хәлне түбәндәгечә аңлата: «Мин комитет утырышының ничек әзерләнүен аңламыйча калдым. Театр елы кысаларында уздырылачак чаралар проектының соңгы вариантын оештыру комитеты әгъзалары беренче тапкыр утырышка 5 минут кала күрделәр һәм тиешле дәрәҗәдә танышырга өлгермәделәр. Ә анда өстәмә килүшеләр тәлап иткән позицияләр бар иде. Без Мәдәният министрлыгыннан аны алдан җибәрүләрен сораган идек. Менә шуның турында әйткән идем. Махсус Андрей Малышевка каршы бару түгел иде. Минем чыгышыма карта дөрес реакция булмаган бу», - диде.
Россия мәдәният министрлыгы пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, алданрак әлеге инцидент аркасында министрлыкның бер департаменты җитәкчесе Андрей Малышев үз теләге белән эшеннән китүе турында гариза язган.
Фото http://interesno-pro-kino.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк