Камал театры Румыниядә Бикчәнтәев әсәрен күрсәтә
Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә Бухарест шәһәрендә (Румыния) Fest(in) on the Boulevard Халыкара фестивалендә катнаша. 15 октябрьдә камаллылар режиссер Фәрит Бикчәнтәевне...
Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә Бухарест шәһәрендә (Румыния) Fest(in) on the Boulevard Халыкара фестивалендә катнаша.
15 октябрьдә камаллылар режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Йон Фоссе әсәре буенча куелган "Җәйнең бер көнендә" спектаклен уйный. Камал театры әлеге фестивальдә Россия театрларыннан бердән-бер катнашучы була. Бирегә Германия, Израиль, Болгария, Венгрия һәм Румыния театрлары килә.
Быел фестиваль җиденче мәртәбә үткәрелә. Fest(in) on the Boulevard 2013 елда Nottara румын театры тарафыннан оештырыла. Казан тамашачысына әлеге театр, быелгы Төрки халыкларның XIV "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленең хэдлайнеры булган - «Moliere» спектакле аша таныш.
Фестиваль төп ике өлештән һәм өстәмә бүлекләр, чаралардан тора. Беренче төп бүлек «Комедияле бульвар» дип атала - ул румын һәм чит ил комедияләрен берләштерә. Фестивальнең икенче төп бүлеге көндәлек тормышның актуаль сорауларына багышлана.
Фестиваль көннәрендә, шулай ук, әдәби укулар, китаплар тәкъдим итү кичәләре, фотокүргәзмәләр һәм урам чаралары үткәрелә.
Фото: Рамил Гали/ архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк