Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира Шәрәфиева вафат
Кичә Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева вафат булган. Бу турыда Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.
Кичә Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева вафат булган. Бу турыда Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.
Эльвира Шәрәфиева Татарстанның халык артисты, Камал театрында хезмәт куйган Габделфәрт Шәрәфиевның хәләл җефете иде. Габделфәрт ага да 2014 елның декабрендә бакыйлыкка күчте.
Бүгенгесе көндә мәрхүмләрнең кияүләре Минвәли Габдуллин һәм оныклары Рәйхан Габдуллина Камал театрында хезмәт итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк