Камал театрында театр тамашачысы мәктәбе: "Зәңгәр шәл" спектаклен карау һәм фикер алышу
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
18 май 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 8нче дәресе уза. Тамашачыларга "Зәңгәр шәл" спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасы күрсәтелә. Авт...
18 май 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 8нче дәресе уза. Тамашачыларга "Зәңгәр шәл" спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Кәрим Тинчурин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.
Мәкаләләрендә яңа драмадан башка беркемне дә кызганмаган, күпне күргән, абруйлы театр тәнкыйтьчеләре дә әлеге спектакльдән күз яшьләре белән чыгалар. 1926 елда Кәрим Тинчурин тарафыннан революциядән соң шәһәрдә яшәп тә, эчке рухы белән авылныкы булып калган халыкка төбәп язылган "Зәңгәр шәл" мелодрамасы шул заманнан бирле куела.
Спектакльнең үз традицияләре һәм үз имеш-мимешләре дә бар. Имеш, Мәйсәрәне уйнаучы актрисалар балага уза, ә реквизит цехы хезмәткәрләре икенче пәрдәгә бер чиләк бәрәңге пешереп өлгерергә тиеш. Спектакльдә труппа тулаем диярлек катнаша, шуңа күрә, Камал актерларының һәркайсының төрле буында әлеге спектакльдә зур яки кечкенә роль башкармый калганы юктыр. Шөкер, “Зәңгәр шәл”дә икенче пландагы да, өченче-дүртенче пландагы актерлар да әһәмиятле роль башкаралар.
Бу нәрсәне аңлата? "Зәңгәр шәл" –репертуарныңгадәти спектакле түгел, ул Камал театрының аерылгысыз бер өлеше. Әсәр шахтер егет Булат һәм ятимә кыз Мәйсәрә мәхәббәтенең тарихымы? Бәлки, гәрчә һәр режиссер мәхәббәт тарихыннан,20 елларның югалган "чынбарлыгы"нан, ул чордагы сыйныфлар бәрелешеннән ерагаеп, сюжетка түгел түгел, ә гомумән, театр тарихына кагыла, музыкаль мелодраманы постмодерник драмага әверелдерә һәм кире мелодрамага кайтара.
Хәзерге вакытта сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы спектакль бара. Ә без Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльне карарбыз (төгәлрәк әйткәндә, аның дүртенче куелышын), өстәвенә беренче пәрдә 1987 ел, ә икенчесе 2000 ел язмасы булачак. Моннан тыш, тамашачылар башка куелышлардан да өзекләр күрә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк