Камал театрының онлайн-спектакльләренә ике меңнән артык кеше билет алган
2 апрельдән башлап Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия театры спектакльләренең онлайн-трансляциясен тәкъдим итте. Әлеге 114 сезон спектакльләрен 10 көн эчендә 2200 кеше артык караган. Бу хакта театрның мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
2 апрельдән башлап Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия театры спектакльләренең онлайн-трансляциясен тәкъдим итте. Әлеге 114 сезон спектакльләрен 10 көн эчендә 2200 кеше артык караган.
«Без һәр тамашачыны исәпкә алдык. Иң юмарт тамашачыбыз 3000 сум түләгән. Әлегә иң популяр спектакль - «Мәхәббәт FM». Бу тамашаның трансляциясенә 700дән артык кеше билет алган», – дип яза театрның мәгълүмат хезмәте.
Онлайн спектакльләр тамашачыларда зур кызыксыну уяткан. Аларның арасында Татарстаннан читтә торучылар да шактый күп. Россия буенча: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында карасалар, чит илләр арасында – Германия, Финляндия, Бельгия һ.б.
«Әлеге проект үсешенә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Читтән дә без сезнең җылыгызны тоябыз! Сезнең ярдәм белән Республикабызда уникаль проектларны тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге туа. Иң юмарт тамашачыларны карантин үткәннән соң бонуслар көтә», – дип белдерә театр директоры Илфир Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк