Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!

Камал театры яңа бинада спектакльләр куя башлаганнан бирле, алай гына да түгел, яңа бина төзелә башлагач та «Театрның иске бинасы кемгә кала?» соравы күпләрне борчыды.

Ниһаять, Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинаның язмышы хәл ителде! Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 2025 елның көзеннән шушы бинада спектакльләр куя башлаячак, дип хәбәр итә «Бизнес Онлайн» интернет газетасы. Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинага ремонт, яңарту кирәк дигән сүзләр хәзер күктә эленеп калырмы – анысы әлегә билгесез. Нәкъ менә бина начар халәттә булганга Камал театры өчен яңасын төзи башлаганнар иде түгелме?.. Анысы инде башка тарих ахрысы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Карарга кызганыч иске бинага,Тинчурин.театр кучергэче бинанын тышкы ягын булса да янартырга кирэк,шэхэр уртасында бит,оят!

    Видео

    • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

      Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Барлык яңалыклар

    Аудио

    • 21 мая 2021 - 16:32

      «Кария-Закария» 2021

      «Кария-Закария» 2021