Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама театры Казанга килә!

26-28 сентябрь Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының универсаль һәм зур залында 4 спектакль күрсәтәчәк.

Казан гастрольләре репертуарына Түбән Кама театрының соңгы ел ярым эчендә куелган спектакльләр кергән. Гастрольләрне әле сентябрь аенда гына премьерасы булып узган «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектакле ача, аны Универсаль залда уйнаячаклар. Актерлар: Таңсылу Сибгатуллина, Юрий Павлов, Алмаз Хөсәенов, Нурсәнә Хөсәенова. Режиссер – Нурбәк Батулла, драматург – Булат Минкин. 16+

Шул ук көнне кич Универсаль залда Гаяз Исхакый әсәре буенча Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировка ясаган «Көз» спектакле күрсәтелә. Режиссёр – Лилия Әхмәтова. 12+

Икенче көнне Казан тамашачысына Зур залда Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Борһан йорты» тәкъдим ителә. Режиссёр – Лилия Әхмәтова. 16+

Гастрольләр Зур залда «Галия» спектакле (1, 2 һәм 3 бүлек) белән ябыла. Режиссёр – Айдар Җаббаров, авторлар – Резедә Гобәева, Т. Таһиров. 12+

26 сентябрь, 13:00 – «Бию спектаклен ничек аңларга?» 

26 сентябрь, 18:00 – «Көз»

27 сентябрь, 17:00 – «Борһан йорты»

28 сентябрь, 13:00 – «Галия»

Билетлар Камал театры сайтында. 

Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова әйтүенчә, Казан гастрольләрен алар аеруча дулкынлану белән көтеп ала, чөнки Казан тамашачысының фикере республиканың башка шәһәрләрендәге тамашачылардан аерылып тора. Казандагы тамашачы «иркә», монда сайлау мөмкинлеге зуррак, спектакльләр дә күп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021