«Кар кызы» исеменә кем лаек булды
Чистайда «Кар кызы» бәйгесе унынчы тапкыр үтте. Анда унбер гүзәл туташ катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. Анда катнашучы кызлар жюри әгъзаларында гына түгел, ә залдагы тамашачыларда да матур...
Чистайда «Кар кызы» бәйгесе унынчы тапкыр үтте. Анда унбер гүзәл туташ катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Анда катнашучы кызлар жюри әгъзаларында гына түгел, ә залдагы тамашачыларда да матур тәэсирләр калдырырга тырышып, үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр. Шигырьләр дә, проза да, видеороликлар да эшкә җигелде.
Һичшиксез, катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясаганда елмаюлары, көләч йөзләре белән күпчелек кунакларның игътибарын яулый алдылар. Ә иҗади номерлар кичәне тагын да күңелле итте. Кызлар бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Бию номерлары җырлар белән, шигырь уку белән чиратлашып барды.
Конкурс ике яшь категориясендә: 15 яшьтән 17 яшькә һәм 17 яшьтән 20 яшькә кадәрге кызлар арасында үткәрелде. Аларның һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде.
Үз яшь категорияләрендә икенче вице-мисслар Оксана Вольнова һәм Евгения Самойлова, беренче – Алена Прокофьева һәм Дарья Пазникова булдылар. «Кар кызы» исеменә Айсель Гурьянова һәм Екатерина Морозова лаек булдылар.
Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде. «Мөлаем кыз» һәм «Фотомодель» исемнәренә Влада Бердникова лаек булды, ә тамашачы мәхәббәте бүләген Екатерина Морозова алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк