Кариев театры артистын котлыйбыз!
Яраткан артистыбызны гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Бүген Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илфат Камалиевның туган көне!
Камалиев Илфат Дамир улы 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа. 1996 елда Казан театр училищесын, 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1994 елдан хезмәт итә.
2008 елда Илфат Камалиев Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен, ә 2019 елда – Татарстан Республикасының халык артисты исемен ала. Моннан тыш, ул Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең әгъзасы.
Яраткан артистыбызны гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар телибез! Тамашачыгызны яңадан-яңа рольләр белән сөендерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарийлар
1
0
0
Чын күңелемнән тәбриклим.
0
0