Кариев театры тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль тәкъдим итә
(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спек...
(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. Бу хакта Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль итеп “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” сайланды. Бу әкият балалар өчен булса да, гаилә форматында эшләнгән сәхнә әсәре.
Әлеге проект татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче тәҗрибәсе булып тора. Ә бу үз чиратында Татарстанда әлеге юнәлешнең үсешенә мөһим адым.
Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Тифлокомментарий бирү – ул күз күрүе начар булган кешеләргә предмет, тирәлек яисә хәрәкәтне сүзсез лаконик рәвештә тасвирлап бирү процессы. Сукыр кеше тифлокомментатор ярдәмендә үзе күрмәгән визуаль образларны һәм хәрәкәтләрне аңлый ала.
Тифлокомментарий бирү кебек яңа социаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекле күз күремле кешеләргә мәдәни һәм иҗтимагый тормышта катнашу, алар өчен яраклы форматларда мәдәнияткә якынаерга һәм булган мәгълүмати каршылыкларны үтәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк