Кариев театрының драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның 15е генә татарча
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның бары тик 15е генә татар телендә. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә жюри...
«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның бары тик 15е генә татар телендә. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә жюри әгъзасы, театр белгече Гөлшат Фәттахова бирде.
«Татар телендә язылган пьесалар белән татар телендә укый алучы жюри әгъзалары танышачак. Алар лонг һәм шорт битләренә кергән очракта, рус теленә тәрҗемә ителеп, калган жюри әгъзаларына да тәкъдим ителәчәк», – дип аңлатты Гөлшат Фәттахова.
Жюри рәисе – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, жюри әгъзалары арасында татарча текстларны Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Нияз Игъламов укый ала. Жюри әгъзалары арасында Юлия Тупикина, Оксана Кушляева бар.
«Без алдан ук пьесаларны татар һәм рус телләрендә кабул итүебезне әйттек. Чөнки бөтен татар драматургы да татарча яза алмый. Алар безнең проблеманы аңлаучы кешеләр. Татарча пьесалар 15 кенә килде. Бәлки без бу конкурс белән аларны уята алырбыз. Алар активрак яза башлар», – дип ышаныч белдерде Гөлшат Фәттахова.
1 ноябрьгә конкурсның лонг бите игълан ителәчәк. Анда килгән пьесаларның якынча яртысы керергә мөмкин. 15 ноябрьгә шорт бите әзер булачак. Җиңүчеләр 30 ноябрьдә билгеле булачак.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк