Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин тууына 139 ел

Татар театрының олы тарихында үзенең кабатланмас эзен калдырган шәхесләр бар. Аларның исеме еллар узган саен ераклашмый, киресенчә, вакыт сынавын кичеп, яңадан-яңа мәгънәләр белән ачыла. Кәрим Тинчурин да шундый мәңгелек исемнәрнең берсе.

Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел тулган көннәрдә Тинчурин паркында узган тантана татар театры тарихына бәйле символик бер вакыйга белән истә калды. Биредә Россия Театр әһелләре берлеге аллеясына нигез салынды.

Тантанада Татарстан Театр әһелләре берлеге җитәкчесе, Галиәсгар Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев әлеге башлангычның әһәмиятенә тукталды. Ул аллеяны булдыру инициативасын күтәргән Россия Театр әһелләре берлегенең үзәк аппаратына һәм аны гамәлгә ашыру өчен урын тәкъдим иткән Казан Мэриясенә рәхмәт белдерде.

Быел Россия Театр әһелләре берлеге оешуына 150 ел тулуы да әлеге вакыйгага аерым мәгънә өсти. Ә аллея өчен урынның нәкъ Тинчурин паркында сайлануы тагын да тирәнрәк символик яңгыраш ала. Чөнки бу көн – татар театрының күренекле шәхесе, режиссёр һәм драматург Кәрим Тинчуринның туган көне.

Урын сайлаганда төрле вариантлар каралган булса да, язмышның Тинчурин паркына алып килүе очраклы түгел – театр тарихын тудыручыларның исемнәре бүгенге сәхнә белән янәшә, шәһәрнең мәдәни киңлегендә яши башлый. Аллея исә театр сәнгатенә хезмәт иткән буыннарның үзара бәйләнешен, хәтернең өзелмәвен гәүдәләндерә.

Әлеге көннең мәгънәсе турында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссёры Айдар Җаббаров та фикерләре белән уртаклашты. Соңгы вакытта ул Кәрим Тинчурин шәхесен, иң беренче чиратта, оста режиссёр буларак яңача ачуын билгеләп үтте.

Тинчуринның режиссёрлык мирасына күз салганда, театрның нәрсә икәнен тирән аңлаган шәхесне күрергә мөмкин. Аның өчен театр музей түгел – ул бүгенге тамашачы белән сөйләшә торган, аңа билгеле бер мәгънә һәм сүз җиткерә торган тере сәнгать мәйданы. Режиссёрның төп бурычы да, мөгаен, шушы мәгънәне табудадыр.

Бу фикер бүгенге театр өчен дә әһәмиятен югалтмый. Театр сәхнәгә әсәрне генә чыгармый, ул тамашачыга нидер әйтергә омтыла. Шуңа күрә премьераның кыйммәте декорациядә яки форманың яңалыгында гына түгел, ә аның артында нинди фикер, нинди хис, нинди сорау ятуында.

Айдар Җаббаров та Тинчурин башлаган бу традициягә тугрылык турында сөйләде. Бүгенге режиссёрларның да спектакль өстендә эшләгәндә, иң элек, «Без бу спектакль белән халыкка нәрсә әйтергә телибез?» дигән сорауга җавап табарга омтылуы мөһим.

Театрлар яңа сезонга аяк басты. Сәхнәләрдә яңа спектакльләр, яңа очрашулар, яңа фикерләр туа. Ә Тинчурин кебек остазларның иҗади мирасы бүгенге театр өчен юл күрсәтүче маяк булып кала.

Тантана ахырында театр әһелләренә, артистларга һәм тамашачыларга яңгыраган теләк тә гади, әмма мәгънәле иде: барлык театрларга тулы заллар!

Белешмә өчен: Көн Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салудан башланды. Бу гади йоладан бигрәк, татар театрына хезмәт иткән олы шәхес алдында баш ию, аның рухына хөрмәт белдерү билгесе. Аннары Тинчурин паркында Россия Театр әһелләре берлеге аллеясы булдырылып, агачлар утыртылды. Тантанада Тинчурин театры артистлары катнашында махсус бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Ә көн ахырында тамашачыны Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021