Казан 2018 елда Россиянең туристлык шәһәрләре бишлегенә кергән
Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били. Быел Татарстан башкаласы Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә керде. Тикшеренү нәтиҗәләрен ТурСтат аналитик агентлыгы ясый. Рейтинг исемлеге башында Мә...
Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били.
Быел Татарстан башкаласы Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә керде. Тикшеренү нәтиҗәләрен ТурСтат аналитик агентлыгы ясый.
Рейтинг исемлеге башында Мәскәү, быел анда 23,5 млн турист булган, икенче урында Санкт-Петербург ‒ 8,5 млн кеше, өченче урында Сочи ‒ 6 миллоннан артык кеше. Казан 4 урында, ә Владивосток 5 урында, бу шәһәрләрдә 3 миллионнан артык кеше булган.
Гомумән Россиядә туристлар саны 60 миллионга якын, аларның 5 миллионы – чит ил туристлары. Бу узган елның шул чорына караганда, 7 процентка күбрәк.
Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 3,4 миллион чамасы турист кабул итәчәк, турислар 15 процентка артачак дип хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк