Казан 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшергә мөмкин
Казан һәм Санкт-Петербург 2036 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу өчен көрәшергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы, Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняковка сылтама ясап,...
Казан һәм Санкт-Петербург 2036 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу өчен көрәшергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы, Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняковка сылтама ясап, хәбәр итә.
«2024 һәм 2028 елларда Уеннар Европа һәм Америкада узачак, ә 2032 елга гаризаны башка континентлар да бирә ала», - дигән Поздняков.
Россия Олимпия комитеты башлыгы сүзләренчә, хәзер инде 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирү турында сөйләшә башларга мөмкин. Ярышларны бары тик моңарчы Уеннар уздырылмаган, халкы миллионнан арткан шәһәрләр генә кабул итә алачак, дип ачыклык керткән ул.
Поздняков әйткәнчә, Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр Европа белән Азияне тоташтыра һәм үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора.
Гаризаны 2028 елда тапшырырга кирәк, дигән Россия Олимпия комитеты башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк