Логотип
Хәбәрләр

Казан җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр өчлегенә кергән

Туристлар Казанга җәйге сәяхәтләрен уртача дүрт көнгә алган һәм тәүлегенә гаиләгә уртача өч мең сум акча туздырган. Татарстан башкаласы Россия буенча озак җәйге сәяхәтләргә популярлык буенча өченче...

Туристлар Казанга җәйге сәяхәтләрен уртача дүрт көнгә алган һәм тәүлегенә гаиләгә уртача өч мең сум акча туздырган.

Татарстан башкаласы Россия буенча озак җәйге сәяхәтләргә популярлык буенча өченче урынны яулады. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, туристлар Казанга җәйге сәяхәткә уртача дүрт көнгә килгән һәм тәүлегенә гаиләгә уртача өч меңләп акча тоткан.

Туристларда популярлык буенча Россия шәһәрләре унлыгына Россиядә 15 июньнән 15 июльгә кадәр Футбол буенча дөнья чемпионаты оештыручы-шәһәрләрнең җидесе кергән. Рейтингка курорт шәһәрләр кермәгән.

Популярлык буенча җәйге сәяхәтләр исемлегенең беренче урынында - Санкт-Петербург, икенчедә - Мәскәү, дүртенчедә - Екатеринбург һәм бишенчедә Петрозаводск шәһәре тора. Икенче бишлеккә Краснодар, Калининград, Ростов-Дон, Волгоград һәм Воронеж кергән.

Фото: Рамиль Гали/архив

 


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк