«Казан» халыкара аэропортында Tax Free системасы эшли башлады
Россиядә әйбер сатып алуга минималь сумма (бер көн дәвамында 10 мең сум) билгеләнгән. (Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында Tax Free системасы эшли башлады, дип хәбәр итә Та...
Россиядә әйбер сатып алуга минималь сумма (бер көн дәвамында 10 мең сум) билгеләнгән.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында Tax Free системасы эшли башлады, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.
Татарстан таможнясының вазифаи затлары РФ территориясеннән Евразия икътисади берлегеннән читкә товар алып чыгу фактын расларга әзер.
- Tax free – товардан өстәмә кыйммәткә салымны кире кайтару системасы. Чит ил гражданины (Евразия икътисади берлегенә керүче илләрдән кала), Россия территориясендә исемлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган кибетләрнең берсендә бәясе 10 мең сумнан да ким тормаган товарлар сатып алганда, илдән чыккан вакытта әйбер сатып алган өчен өстәмә кыйммәткә салымны кире кайтару мөмкинлегенә ия булачак.
Tax Free системасының Казандагы операторлары - «Скай ФинСервис» ҖЧҖ һәм Global Blue Tax Free Shopping.
Фото: пресс-служба таможни РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк