Казан кинофестивале кысаларында "Нигез йорт" фильмының премьерасы булды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Нигез йорт" фильмының премьерасы булды. Фильмны режиссеры Нәсүр Юрушбаев һәм продюсеры Əлфия Һадиева тәкъдим итте. "Нигез йорт" фильмы ки...
Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Нигез йорт" фильмының премьерасы булды. Фильмны режиссеры Нәсүр Юрушбаев һәм продюсеры Əлфия Һадиева тәкъдим итте.
- "Нигез йорт" фильмы кинофорумның "Яшь Россия" номинациясендә катнашучы бердәнбер татар фильмы.
Фильмның сценариен танылган язучы Галимҗан Гыйльмановның шул исемдәге хикәясе буенча Нәсүр Юрушбаев язган. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният мнистрлыгы аша бирелә торган субсидия хисабына төшерелгән.
"Нигез йорт" Башкортстанда билгеле эшмәкәр Фәнир Галимов ярдәмендә төшерелгән, төп рольләргә Туймазы татар дәүләт театры артистлары сайланган.
Режиссер Нәсүр Юрушбаев Фәнир Галимовка рәхмәт әйтте. "Фильм төшерү өчен сайланган йортның алгы бакчасында минем соравым буенча хәтта миләш агачы да утырттылар", - диде ул сокланып.
- Фильмның эчтәлеге буенча, Сания әбинең кызы әнисенең йортын сатып, әнисен картлар йортына урнаштырып китә. Картлар йортында яшәүче Җәмил карт Сания әбигә тәкъдим ясый һәм үзләренең яшәргә өе барлыгын әйтә. Фильмң финалында Җәмил карт Сания әбине аның үз йортына алып кайта.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале 10 сентябрьдә тәмамлана. Җиңүче фильмнар турында фестиваль ябылу тантанасында билгеле булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171106/
Фото: Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк