Казан Кремлендә беренче тапкыр маркетинг буенча конференция узачак
Казан Кремлендә беренче тапкыр маркетинг буенча конференция узачак
25 апрельдә Казан Кремленең Гавами урыннарында маркетинг буенча бушлай конференция узачак. Ул «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» дигән темага багышлана. Чара агентлыклар, SMM-белгечләр, маркетологлар, дизайнерлар, трафик буенча белгечләр өчен үткәрелә. Конференциянең оештыручысы – маркетинг агентлыгы.
Чарада реаль кейслар мисалларында 2023 елда маркетинг өлкәсендә нәтиҗәгә ирешү өчен үсеш инструментлары турында сөйләячәкләр.
Беренче тема лидогенерацияләргә (товар һәм хезмәт күрсәтүләргә сатып алучылар табу) багышлана. «Проектларның KPI һәм ахыргы нәтиҗәсенә ничек итеп 200 процентка ирешергә» темасы буенча «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Тимур Бадакшин сөйләячәк. Клиент белән шәхси чикләрне билгеләү һәм экологик мөнәсәбәтләрне булдыру турында «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Азат Шәмсевәлиев сөйләячәк. Конференциядә веб-студия һәм брендинг агентлыгы да тәкъдим ителәчәк. +18
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк